Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Айнур Нотфуллин: “Яңгыр күп яуды дип зарланмыйбыз”

"Яңгыр күп яуды дип зарланмыйбыз", - ди әңгәмәдәшебез "Татарстан" җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин.

- Эшләүчеләргә икенче кат печән бирә башлагансыз икән, - дим, җитәкче кабинетына керүгә, юлда рулонлы печән төягән машиналарны күрүемне искәртеп.

- Әйе, беренче катта бишәр центнерлы өчәр рулон исәбеннән өләшкән идек инде. Башка еллардагы кадәр бирергә исәп, - ди Айнур Рамилевич.

- Башка елны ярты көндә бер авылны печәнгә күмә идегез, быел бүленергә туры килде, - минәйтәм. - Хәер, бу җәйдә яңгырлар бер генә эшне дә бүленмичә эшләргә ирек бирми...

- Яздан бирле нибары берничә көн яңгырсыз калсак та, - дөресе шулай, бездә башка урыннарда яумаган яңгырлар да яуды, ярты көн аяз булса, яртысында сибәләп булса да китте, яңгырлар күп дип зарланмыйбыз. Үскәнне, булганны җыеп алырга була дибез. Быел бит кырларга чыксаң, сөенеп, сокланып кайта торган. Эш темпы безнеңчә, без гадәтләнгәнчә үк булмаса да, хәзерләнгән азыкның сыйфатына тел-теш тидерә торган түгел дип сөенәбез. 350 гектарда күпьеллык, 800 гектарда берьеллык үләннәр чәчкән идек, җыелып бетү алдында. Темп төрлечә булды дисәк тә, 1000әр тонна хәзерләгән көннәр булды. Расценкалар әйбәт, хезмәт хакы вакытында бирелгәч, кырдагылар бик тырышып эшли. Аяз торган көннең, сәгатьнең кадерен белеп эшләделәр, рәхмәттән башка сүз юк аларга, әйдәлисе дә юк үзләрен, әле кайчакта иртәрәк дип үзебезгә тыярга, туктатырга туры килә.

- Күп хуҗалыкларда ярый әле яңа технологиягә күчтек, сенажны консервантлар кушып салабыз, элеккечә булса, быел сенаж да сала алмый утырыр идек диләр. Сез дә шундый фикердәме?

- Билгеле. Әле яңгырлар күпкә киткәч, икеләтә доза консервантлар белән эшли башладык.
- Зыянлы түгелме соң ул?

- Без биологик консервантлар белән эшлибез. Алар кыйммәтрәк, әмма зыянлы түгел. Менә шушы көннәрдә генә "Россельхозцентр"га барып, тикшертеп кайттык, анализлар бик әйбәт булды.

- Быел бит һәрбер хуҗалыкка ел ярымлык терлек азыгы туплау бурычы куелды.

- Без болай да соңгы елларда терлек азыгы культуралары үстерүгә басым ясый идек инде. Быел гектарларны тагын да арттырдык. Билгеле, эш фронты арткач, аңа кирәкле техникаларны да алырга, бөтенесен комплекслы планлаштырырга кирәк. Үткән ел без тагын бер "Полесье" комбайны алган идек. Быел бер "Магдон" комбайны, Германиядә эшләнгән печән тараткыч һәм теземгә җыйгыч агрегатлар алдык. Аларның уңайлыгы, өстенлеге шунда: "Полесье"лар - 9, "Магдон"ның ургычы 7 метрлы, бу җайланмалар да 9ар метрлы. Ә элекке җайланмалар дүртәр метрлы гына иде. Җитештерүчәнлек ике мәртәбә югары килеп чыга.

- Сез күбрәк чит ил техникаларына өстенлек бирәсез. Бер нәрсә дә гомерлек түгел, ватыла калсалар, аларга бит запас частьлар да бик кыйммәт.

- Барыбер үзләрен аклый алар. Җитештерүчәнлекләре бик югары шул. Ә безнең кебек зур хуҗалыкларга бүген шунысыз мөмкин түгел. Бер генә эшне дә чиратка куеп булмый һәм бөтенесен оптималь срокта башкарырга кирәк. Үз вакытында эшләсәң генә тиешле нәтиҗәгә ирешәсең.

- Соңгы елларда хуҗалыклар кабат рапска кайта башлады. Әмма үткән ел күпчелек урында аннан көтелгән уңыш ала алмадылар.

- Быел рапс басулары искиткеч. Районыбызда данлыклы ветеран җитәкче Сәйдәш абый Исрафилов киңәшен тотып, быел без рапсны соңрак, июнь башында чәчтек. "Корткычлардан котылуның бер чарасы бу", - ди Сәйдәш абый. Рапс өчен шулар бик куркыныч бит. Файдасы булды. Билгеле инде, вакытында химикатлар белән эшкәртергә тырыштык.

- Ә кукуруз басулары ни хәлдә?

- 150 гектарда беренче чәчкән басуларны өстәп чәчәргә туры килде, башкасы әйбәт кенә үсеп китте. Силоска дигән мәйданнарны без борчак кушып чәчтек, орлыкка дигәне белән бергә бөтенесе 670 гектарда кукурузыбыз бар, уңышы әйбәт булыр дип өметләнәбез.
- Быел азык чөгендере утыртмадыгыз бугай.

- Берничә сутый чөгендер чүбе утаганга, акчага өстәп, бушлай печәнен-саламын, процент чөгендере биреп тә карадык, әмма кешеләрнең инде хәзер чөгендер чүбе утап йөрисе килми. Уйладык-исәпләдек тә, аны алыштырырдай заманча вариантлар күп дип, утыртмадык шул. Ә менә бәрәңгене киресенчә, быел арттырдык.

- Ул да бит бик капризлы культурага әйләнеп бара. Йә уңышы юк, йә сатып булмый...

- Алай дип фикер йөртсәң, авыл хуҗалыгында бар юнәлеш тә шундый. Менә быел бәрәңге шундый әйбәт сатылды һәм язга чыккач, килограммы 26 сумга җитте. 9 миллион сумлык табыш кертә алдык.

- Дуңгызчылык бетүгә бара. Мондый очракта район җитәкчелеге куйган: "Өч баш дуңгыз урынына бер мөгезле эре терлек" таләбен үтәргә туры киләчәк...

- Шуны күздә тотабыз. Киләчәктә Салавычта тагын бер мегаферма төзергә исәп. Хәзер инде нәрсә кирәген, нәрсәне үзгәртәсе, камилләштерәсе икәнен беләбез, ул ферма монысыннан уңайлырак булачак дип күзаллыйбыз.
- Басуларга чыксаң, кырларның чисталыгына, чүп үләннәр юклыкка шакката торган. Быелгыдай яңгырлы елда моңа ничек ирешеп була?

- Бөтен сәбәп технологияне төгәл үтәүдә, яңалары белән бергә элекке традицион алымнарны дәвам итүдә, вакытында химикатлар белән эшкәртүдә.

- Укып, ишетеп торабыз: соңгы вакытта хөкүмәт кызыксындыру чаралары күрсә дә, яшьләр авылга кайтырга теләми. Фатир белән дә кызыктыра алмыйлар.

- Шөкер, бездә белгечләргә кытлык юк. Яшьләр дә шактый һәм иң сөенечлесе: барысы да үзебезнекеләр. Шулай да терлекчелек юнәлешендә яшь белгечләр хәзерләү турында уйланырга кирәк, проблема алга килеп баскач кына, чарасыз калуың бар.

- Салавычта гомер-гомергә кадрлар белән проблема булмады, анда эшләүче рәисләргә бик рәхәт диючеләр белән килешәсезме? Сәбәп нидә дип уйлыйсыз?

- Хезмәт хакының вакытында бирелүе һәм эшләгән кешегә күләме дә чагыштырмача әйбәт булуы роль уйныйдыр дип беләм. Кайтам, эшлим дигән кешегә әле дә каршы түгел без. Авылда һәркемгә эш җитә.
- Бөртеклеләрдән быел һәркайда рекордлы уңыш алачакбыз, диләр. Сездә дә шулаймы? Уракка кайчан керешәбез дип планлаштырасыз?

- Әлегә уңыш турында берни дә әйтеп булмый. Кырлар күпне вәгъдә итә, анысы хак. Уракка килгәндә, без күптән әзер, барысы да һава торышына бәйле. Үткән ел бер көн дә яңгыр явып бүленмәдек һәм нәкъ бер айда урып-җыюны тәмамлый алган идек. Быел ничек булыр, анысын вакыт күрсәтер.

- Өлкәннәр әйтмешли, ахыры хәерле булсын! Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250