Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Айрат Хәйруллин: "Авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтелсә, сөткә бәя артмаска мөмкин"

2017 елда сөт һәм сөттән ясалган продукциягә бәяләр 10 процентка арту ихтималы бар.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 2017 елда сөт һәм сөттән ясалган продукциягә бәяләр 10 процентка артырга мөмкин. Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берләшмәсе җитәкчесе Аркадий Понамарев моны өлкәгә җитәрлек дәрәҗәдә финанс ярдәме күрсәтелмәү һәм җитештерү күләме артмау белән бәйләп аңлата.
Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин "Татар-информ"га билгеләп үткәнчә, дәүләт җитештерүчеләргә никадәр күбрәк ярдәм күрсәтсә, сату бәясе шул кадәр түбән була. Әгәр дә дәүләт ярдәме бөтенләй дә булмаса, сату бәясе дә югары. "Әмма продукциянең сыйфаты түбән булачак, чөнки җитештерүчеләр экономияләргә омтылачак", - ди депутат.
Икътисади кризис нәтиҗәсендә, киләсе елда Россиянең авыл хуҗалыгы өлкәсенә бүленгән акчалар күләме планлаштырылган 237 миллиард сумнан 215 миллиард сумга кадәр кыскартылачак.
"Вакыйгалар үзгәрер дигән өмет бар. Чөнки бюджетта күрсәтелгән суммадан, нефть бәясе хәзер 15 долларга диярлек кыйммәтрәк. ОПЕК илләре (нефтьне экспортлаучы илләр оешмасы - Л.Л.) нефть чыгаруны киметү хакында килешүләре дә йогынты ясады. "Роснефть"не приватизацияләү һәм башка факторлар барысы бергә бюджетка өстәмә керемнәр булуына китерә", - диде Айрат Хәйруллин.
Бу кертемнәр ярдәмендә Россия бюджеты дефициты кимер һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә күрсәтелә торган ярдәмнең күләме дә дәүләт программасы кысаларында калыр, дип өметләнә депутат.
"Авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтүне саклап кала алсак, сөткә бәя үсмәскә дә мөмкин. Әгәр дә инде кабул ителгән бюджет кысаларында эш итсәк, ул үсәчәк. Чөнки һәр литр сөткә түләнә торган акчаны без 5 миллиард сумга киметергә мәҗбүр булдык. Соңгы 3-4 елны карасак, сөт чималына бәя артмады. Кибетләрдә продукциягә бәя үсте, чыгару бәясе үсте, ә чималныкы - юк. Бу дәүләтнең сәүдә базарын җайга салу белән җитәрлек дәрәҗәдә шөгыльләнмәвен дә күрсәтә", - дип нәтиҗә ясады Айрат Хәйруллин.
tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250