Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач игенчеләре терлек азыгы әзерли (фото)

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 28 мең 541 тонна сенаж хәзерләнгән.

Бүгенге көндә районыбызның һәр авыл хуҗалыгы җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләү буенча эш кайный, хуҗалык хезмәтчәннәре печән чабу, сенаж салу, яфраказык хәзерләү эшенә керешеп киттеләр. Районда мал азыгын хәзерләүгә старт май ае азагында, июньнең тәүге көннәрендә үк бирелде.

Район буенча 2023/24 елгы кышлату чорына никадәр күләмдә терлек азыгы тупларга кирәклеге күптән ачыкланган. Саннар белән әйткәндә, быел 127 мең тонна силос, 178 мең тонна сенаж һәм 33 мең тонна печән хәзерләү таләп ителә. Һәр җәмгыять кырларында азык хәзерләүгә, культураларның азык кыйммәтен саклауга тиешле игътибар бирү һәм югары җитештерүчәнлек белән эшләү бүгенге көннең төп таләпләре.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлегеннән алынган мәгълүматләр буенча, бүгенге көндә район хуҗалыкларында 28 мең 541 тонна сенаж хәзерләнгән. Хәзерге чорда авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә барлык техник куәтне максималь рәвештә терлек азыгы хәзерләү буенча бурычларны үтәүгә юнәлтү зарур.

Хуҗалыкларда эшче көч­ләр җитә, ягулык-майлау материалларына кытлык юк. Бай тәҗрибәле, булдыклы механизаторлар кулы астында куәтле авыл хуҗалыгы машиналарын югары җитештерүчәнлек белән эшләтеп, культураларның беренче катын үзвакытында җыеп алу насыйп булсын. Басу-кырларда киеренке эшкә җәлеп ителгән хөрмәтле хезмәтчәннәргә уңышлы хезмәт көннәре телибез!

erid: 2VtzqwTSgT9

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9