Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач ветеринария берләшмәсе баш табибы халыкка мөрәҗәгать белән чыкты

Уртак тырышлык белән генә без районның иминлеген саклап кала алачакбыз.

Татарстан Республикасында эпизоотик вәзгыятьнең кискенләшүе, ягъни, Лениногорск кош фабрикасында югары патогенлы кош гриппы һәм Яңа Чишмә районы Скоков Н. А. фермер хуҗалыгында бруцеллез очраклары теркәлү сәбәпле, шәхси хуҗалыкларда тотыла торган кош-кортларны (тавык, үрдәк, каз, күркә һ.б.) үзегезнең шәхси хуҗалык территориясеннән чыгармыйча асрау, синантроп (чыпчык, карга) һәм кыргый (кыр үрдәге, казы һәм башкалар) кошлар белән элемтәне булдырмаска кирәк.

Эре мөгезле терлек, сарык, кәҗә, ат һәм башка хайваннарны сатып алганда, хайванның ветеринария сертификатын сорарга, анда тикшеренүләр турында мәгълүматны карарга, ышанычлы сатучылардан гына сатып алуыгыз сорала.

Бүгенге көндә терлек һәм кошларны тартып алу очрагында компенсация каралмаган!

Уртак тырышлык белән генә без районның иминлеген саклап кала алачакбыз.

Алмаз Исрафилов,

Балтач дәүләт ветеринария берләшмәсе баш ветеринария табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев