Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсендә катнашачак

5 -7 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында «Бөтенроссия кыр көне - 2017» уникаль агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Әлеге чараның төп кунагы - РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Александр Ткачев булачак.

Россия күләмендәге бу зур күргәзмәдә Балтач районыннан да делегация катнаша. Бүгенге көндә җитди әзерлек бара. Күргәзмәдә катнашу өчен "Кызыл юл", Тимирязев исемендәге хуҗалыкларыннан хәтта терлекләр дә алып барылачак.
Бу - авыл хуҗалыгы җитештерүендәге яңа технологияләрне, үзебезнең һәм чит илләрнең махсус авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын, җирдән файдалануның инновацион ысулларын күрсәтү буенча Россиядә иң зур күргәзмә.
«Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек» һәм «Кампус» бүлекләренең презентация мәйданчыклары өчен 60 гектардан артык мәйдан бүленәчәк.
«Үсемлекчелек» бүлегендә быел көзге һәм язгы культуралар чәчелгән тәҗрибә кыры кишәрлегендә әлеге компаниядә катнашучылар үсемлекләрне селекцияләүнең иң яңа технологияләрен һәм ысулларын күрсәтәчәкләр.
Үзебездә җитештерелгән техниканы, шулай ук авыл хуҗалыгы кластерлары күргәзмәсен «АПКны инженер-техник тәэмин итү» бүлегендә күрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы техникасы белән иң яхшы идарә итүчеләр арасында «Трактор-шоу» ярышлары үткәрү планлаштырыла.
«Терлекчелек» блогына 3200 кв.м. мәйдан бирелә. Монда нәселле терлекләр, җайланмалар, азык һәм өстәлмәләр, ветеринария препаратлары һәм яңа технологияләр күрсәтеләчәк.
«Үсемлекчелек» бүлеге кысаларында «Кампус» оештырыла - АПКның төрле юнәлешләре өчен технологияләр һәм җайланмалар презентациясе узачак.
2017 ел программасындагы яңалык - Россия һәм чит ил уку йортлары студентлары һәм мөгаллимнәре катнашында радиоидарә осталыгына «Робототехника» конкурсы булачак. Катнашучылар үз эшләнмәләре үрнәкләрен һәм яңа уйланмаларны эшләтеп күрсәтәчәкләр.
Эшлекле программа кысаларында, Россиядә авыл хуҗалыгын үстерү перспективаларының актуаль темаларына багышланган пленар сессияләр узачак.
Күргәзмәнең түбәндәге рәсми сайтында электрон теркәлү узарга һәм түләүсез билет алырга мөмкин: reg_pos.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250