Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач районы — нәселле сыерларның баш саны буенча 2020 ел лидеры

Татарстанның Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш һәм Алексеевск районнары узган елда мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру буенча лидер булган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әтнә районында мөгезле эре терлекнең саны — 574, Балтач районында — 372, Кукмара районында — 603, Мамадыш районында — 449, Алексеевск районында 236 башка арткан.

«2020 елда нәсел хуҗалыкларында савым сыерларының продуктивлыгы 8062 килограмм тәшкил итте, узган елгы күрсәткечкә карата үсеш — 417 килограмм. 2021 елда аны 8450 килограммга җиткерү бурычы тора», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Татарстанда 70 нәсел хуҗалыгы исәпләнә, шуның кырык тугызы — сөтчелек, дүртесе — итчелек, өчәр хуҗалык — дуңгызчылык, сарыкчылык, атчылык һәм умартачылык, икешәр хуҗалык — кошчылык һәм җәнлек үрчетү, берсе кәҗә үрчетү юнәлешендә эшли.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларының эшенә нәтиҗә ясадылар. Республиканың иң яхшы хуҗалыклары һәм районнары кубок белән бүләкләнде.

«Район — нәселле сыерларның баш саны буенча 2020 ел лидеры» номинациясендә — Балтач районы, «Гомерлек продуктивлык буенча чемпион сыер — 2020» юнәлешендә — Мамадыш районының АПК Азык-төлек программасы, «Сөт бирүдәге продуктивлык буенча чемпион сыер — 2020» номинациясендә Кукмара районының «Рассвет» агрофирмасы иң яхшысы дип табылды.

Ватаным Татарстан

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы нәселле сыерлар