Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтач районы басуында Америка вәкилләре семинар уздырды (фото)

24 июнь көнне Көшкәтбаш авылы янәшәсендәге "Уңыш" җәмгыяте басуында "KUHN" компаниясенең терлек азыгын хәзерләү техникаларының эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан семинар үткәрелде.

Биредә Татарстанның 13 районыннан һәм чиктәш Мари Иле Республикасыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, баш инженерлар катнашты.

Семинарның төп максаты - дөньяда терлек азыгы хәзерләү техникасын җитештерү буенча танылу һәм ышаныч яулаган Франциянең иң эре "KUHN" компаниясенең техникаларын тәкъдим итү һәм таныштыру иде.

Бу компаниянең генераль директоры, американлы Майкл Сноу:
- Татарстанда әлеге компания дүртенче елын эшли. Хуҗалыкларда мондый заманча, яңа төр техникаларны һәм тагылма агрегатларны булдыру сыйфатлы терлек азыгы әзерләү өчен бик кулай. Сыйфатлы, яхшы азык ул - үз чиратында, сөт һәм ит җитештерү сыйфатын арттыра дигән сүз. Мондый массакүләм күргәзмә-семинарлар вакытында техникаларның төзелеше, эшләү системасы белән якыннан таныштырабыз. Ул җитәкчеләрдә зур кызыксыну уята. Киләчәктә хезмәттәшлеккә нигез булып тора. Безнең төп максатыбыз - хезмәт күрсәтү һәм товарларны сату. Мин французларның бу компаниясе белән күптән таныш. Чөнки әтием фермер. Үзенең зур булмаган басулары бар, шунда берничә техника белән иген үстерә, терлек азыгы җитештерә. Әтиемнән күреп, аның киңәшләрен тотып, мин дә 15 яшьтә үк авыл хуҗалыгы тармагы һәм техникалары белән кызыксына башладым. "KUHN" компаниясе җитештергән техникалар сыйфат ягыннан да, эшне башкару ягыннан да сыналган, ышанычлы, - дип таныштырып үтте.
Басу буйлап "KUHN" компаниясенең тезелеп киткән тагылма агрегатлары белән таныштыру башланды. Күпьеллык люцерна басуында иң беренче булып чапкыч белән чабып күрсәттеләр. Аннан соң чират печән тараткычка җитте. Компаниянең сәүдә вәкиле, Америка кешесе Майкл Мейсон белән региональ вәкиле Ренат Ашимов техникаларның һәр детален аңлатып, аларның эшләү процессы белән таныштырып барды. Чабылган печәнне тарату, ике төрле юл белән тезмәләргә салу, төргәккә төрү, азык тараткыч, турагыч агрегатлар, йөк төягечләр һәм шулай ук яңа төр җир эшкәртү техникалары семинарда катнашкан җитәкчеләрдә, чыннан да, зур кызыксыну уятты. "Мондый төр техникаларны үз хуҗалыгыңда булдырганда уңышка ирешергә дә, сыйфат ягын арттырыга да булыр иде", диделәр алар.

Әлеге компаниянең Татарстандагы эшче төркеме составын Балтач егетләре дә тәшкил итә. Менә алар: Пүскәннән Саяр Шәйхетдинов, Балтачтан Илнур Сафин, Шеңшеңәрдән Радиль Гыйзәтуллин. Яшь белгечләрнең яңа төр техникалар белән кызыксынулары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өлкәсенә зур әһәмият бирүләре киләчәккә ышаныч уята.

Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250