Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачлылар көзге ярминкәләргә әзерләнә

Балтачлылар 17 сентябрьдән башлап, Яңа елга кадәр башкала халкын авыл-хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп торачак.

Районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче җәмгыятьләре, шәхси эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары, Балтач сөт-май комбинаты, "Балтач агрохимсервис", "Хәләл" индустриаль парк һәм башка оешмалар һәр ел саен ярминкәләрдә актив катнашып, ярдәм итеп торалар. Шулар арасыннан шәхси эшмәкәр Рәмзия Закировага, Фәрит Әхкямовка, Айдар Сәмигуллинга, Володя Филиповка, район кулланучылар җәмгыятенә һәм көн дәвамында үзләренең дәртле җырлары белән сатып алучыларның күңелләрен күтәреп, концерт номерлары тәкъдим иткәннәре өчен район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
Райондашларыбыз 17 сентябрьдән башлап, 24 декабрьгә кадәр Казанның Мәскәү районы, Восстание урамы, 83 йорт адресы буенча урнашкан "Удача" кибете янындагы мәйданда сату итәчәкләр.
Ярминкәдә 17 сентябрь, 1, 15, 29 октябрь көннәрендә, 12 һәм 26 ноябрьдә, 10 һәм 24 декабрьдә - барлыгы 8 тапкыр, ике атнага бер, шимбә көннәрендә катнашырга туры киләчәк.
Ярминкәдә товар-продукцияләрнең сату бәяләре: бозау ите (1 кг.) - 250-300 сум, дуңгыз ите - 230-270 сум, сөтнең литры - 28-30 сум, сыр - 280-330 сум, сыер мае - 300 сум, шикәр комы (1 кг.) - 44 сум, югары сортлы он - 20 сум, бәрәңге - 10-12 сум, кишер - 12-15 сум, чөгендер - 12-15 сум, суган - 17- 18 сум, кәбестә - 8-10 сум, бодай - 9 сум, арпа - 8 сум, арыш - 6 сум.
Башка еллардан аермалы буларак, әле моңарчы ярминкәләрдә катнашканы булмаган крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалык ияләре үзләрендә җитештерелгән продукцияләрен сата алу мөмкинлеге тудырылачак.
Алдан язылып кую өчен авыл-хуҗалыгы идарәсенә: 2-52-33 телефон номерына шалтыратырга кирәк.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250