Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачның ветеран председательләре колхозлар буйлап эскурсиягә чыкты (фото)

Соңгы елларда "колхоз", "совхоз", "председатель" дип әйтүләр юкка чыккан иде инде. Ә бүген тарих янәдән яңарды. Чөнки башкача була да алмый... Балтачта колхозларның гөрләп эшләгән елларында җитәкчелек иткән председательләр очрашты.

2 август көнне озак еллар колхоз председательләре булып эшләгән һәм район оешмаларында җитәкче постларын биләгән, ә хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннар өчен районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре буйлап экскурсия оештырылды.
Әлеге төр чара районда тәүге тапкыр үткәрелә. Җыелып чыгуның инициаторы элеккеге район ветераннар советы җитәкчесе, озак еллар район хакимияте органнарында эшләгән Дамир Габдрахманов була. Алдынгылар җыены вакытында "Киләчәктә ветераннарны да җирлектәге уңышлар белән таныштыру максатыннан, бер экскурсия оештырыгыз әле", дигән тәкъдим белән чыккан була. Дамир Хәбибрахмановичның фикерен истә тотып, район ветеранннар советы рәисе Рифат Абдуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин ветераннарны барлап, районда соңгы елларда төзелгән ферма-амбар хуҗалыклары һәм басу-кырларда урып-җыю кампаниясе барышы белән таныштыру өчен маршрут төзелә.
Көннәр бик кызу торса да, чакырылучыларның барысы да диярлек килгән иде. Хәтта 87нче яше белән баручы Хәсән Борхановның иң беренчеләрдән булып килүе соклану уятты. Хәмит Гәрәев, Петр Чернов кебек олы яшьтәге шәхесләр дә мондый мәртәбәле очрашуны сөенеп кабул иткәннәр. Ветераннар авыл хуҗалыгы һәм азык идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин җитәкчелегендә, автобуска утырып, күтәренке рухта үткәнгә "кайтырга" кузгалдылар.
Экскурсия "Татарстан" җәмгыяте белән танышудан башланды. Айнур Нотфуллин ветераннарны алдынгы технологияләр, сөт саву заллары, эш барышы белән таныштырды. Үз чорлары белән чагыштырып, анализлап тыңладылар аның чыгышын өлкәннәр. Яңгулда быел ачылган ветеринария пункты белән таныштылар.

Юлны басулары буйлап үтеп, Сизнер, Смәел якларына дәвам иттек. "Смәел" җәмгыятендәге яңа төрдәге, карусельле мега-фермаларны күргәч, ветераннар соклануларын ук белдерделәр.
Шушы җирлектә эшләп, Шаумян исемендәге колхозны җитәкләгән Солтан Фатыйхов сүзен рәхмәт белдерүдән башлады: "Күптән күрешкән, болай итеп иркенләп бер аралаша алган юк иде. Менә никадәр район яңалыгы белән танышабыз. Таныш йөзләрне күргәч, күңелебез белән үзебез эшләгән елларга кайтып килгәндәй булдык. Мондый очрашуны һәм экскурсияне оештырган җитәкчеләргә рәхмәт", диде.

"Труд" җәмгыятендә Рашид Һадиев каршы алды. "Мин дә сезнең сафка күчә барам икән бит, егетләр. Барыгыз да диярлек бергә эшләгән кешеләр... - дип сәламләде ул ветераннар делегациясен. Ирешкән уңышлар, югалтулар, үзгәрешләр, терлекчелек тармагы хакында да фикерләштеләр "коллегалар". Төшке аштан соң басу-кырларда урып-җыю кампаниясенең барышы белән таныштылар.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250