Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачның яшь комбайнчылары Instagramда таныла!

Кырда урак өсте ахырына якынлашканда, яшьләрнең дә җир эшен, икмәк тәмен белеп эшләве сөендерә. Бу егет-кызларның җәйге ялларын трай тибеп түгел, ә тир түгеп уздыруы - үзе үк куаныч. Эш эшләгәч, тәмле була, аш та, чәй дә табында, диләр. Яшьләр икмәкнең ничек ипи булып өлгергәнен үз күзләре белән күреп үсә.

Татарстанда атаклы комбайнчылар сафында яшьләр бихисап. Аларның күбесе әтиләре эзеннән атлап, кыр эшенә гашыйк булса, кайберләре үз теләкләре белән кызыксынып киткән.

Республикабызда эшче профессияләрнең дәрәҗәсен күтәрүдә, әлбәттә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең яңа буыны да роль уйнамый калмый.


Хәзер яшьләр социаль челтәрләрне үз күрә. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы егет-кызлар да искәрмә түгел. Үзләренең комбайнчы яки комбайн ярдәмчесе булып эшләүләре турында алар бөтен дөнья пәрәвезенә яңгыратырга яратамы икән?

"Бездә кондиционер юк!"
Балтач районының Иске Салавыч авылы егете Рәдис Габдуллин - авыл хуҗалыгында сезонлы эшче генә түгел. Ел әйләнәсе бу тармактан аерылмый ул: кышын - тракторда, җәен - комбайнда.
- Тимер атны иярләве бер дә җиңел түгел, вакытында ремонтлап торырга кирәк. Көннәр кызу, эсседә йөрисең, шәһәр офисларындагы кебек кондиционерлар юк монда, - ди аз сөйләп, күп эшләргә яратучы егет.


Рәдиснең эш көне иртәнге 6дан кичке 8гә кадәр дәвам итә. "Нива" комбайнын иярләүче егет "Татарстан" җәмгыятендә хезмәт куя. Өч ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән Рәдис, Аллаһыга тапшырып, рульгә үзе утырган. Бу предприятие яшьләрне үсендереп тә җибәрә: хезмәт хакын вакытында түли, премияләр дә бирә. "Бик тырышып эшләгәндә, комбайнчылар 100әр мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин. Барысы да күпме ашлык суктыруыңа карый", - ди комбайнчы.


Социаль челтәрләргә килгәндә, Рәдис кырда эшләгәндә төшкән фотоларын интернетка кую яшьтәшләрендә кызыксыну уята икән. "Комбайнчы булып эшләү яшьтәшләрем арасында да зур дәрәҗә санала", - ди егет.


Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250