Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта беренче мал чалу урыны ачылды (фото).

2014 ел башы терлек асраучы күмәк һәм шәхси хуҗалыкларга шактый гына борчылулар тудырды. Русия дәуләтенеӊ Бердәм таможня берлегенә керү уӊаеннан терлек чалуда һәм аны тапшыруда шактый гына үзгәрешләр булды.

Авыл халкы терлек асрау бөтенләй дә авыр кәсепкә әверелә икән дип, бу эштән ваз кичәргә дә риза иде. Чөнки сугым хайваннарыныӊ барысы да мал табиблары күз алдында махсус бер урында чалынырга тиеш дип фаразланды. Соӊыннан, суела торган мал сатуга чыгарылмаса, элекегечә эшләргә мөмкин дигән аӊлату булды үзе. Шулай да сатыла торган терлеге булган күмәк һәм шәхси хуҗалыкларга тәлапләр катгый килеш калды.
Балтач районнында да бу хәлдән чыгу юлларын эзли башладылар. Бер ничә шәхси эшмәкәр аерым сугым пунктлары булдыру хәстәрен күрүдә беренче адымнар ясадылар. Ә шушы вакытта, Закиров Рифат җитәкчелегендә «Водстрой» ширкәте Балтач бистәсенеӊ тау башында, зур тавыш куптармыйча, барлык ветеринария һәм санитария тәлапләренә туры китереп, терлек сую һәм эшкәртү бинасын «Закирова крестьян-фермер хуҗалыгы»на төзеп тә биргән.
4 млн. сумнан артыкка төшкән бу бинаныӊ төзелешен өчтән бер өлеше «Татарстан Республикасы эшен башлаучы фермер» Программасы аша финансланган. Дөрестән дә, читтән ярдәм булмаган очракта мондый зур чыгымнар сораган объектны тиз арада сафка бастыру мөмкин булмас иде. Һәм менә, Яӊа елга ике көн кала, бу әһәмиятле бина тантаналы төстә ачылды.
Бу чарада катнашкан Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасыныӊ Баш ветеринария хезмәте җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов объект белән таныштылар, мондый биналарныӊ киләчәктә районда әле бер ничә җирдә кирәклегенә басым ясалды. Терлекнеӊ Ислам дине кануннарына туры китереп чалынуы, итнеӊ халәл булуы һәм аӊа тиешле сертификат алынуы, җитештерелә торган ризыкларныӊ республиканыӊ эре сәүдә нокталарына чыгарылуда да зур этәргеч булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250