Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта "Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атналыгы". Кайчан?

Балтачта "Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атналыгы" киңәшмәсен үткәрү планлаштырыла.

11-12 сентябрь көннәрендә Балтач районы территориясендә халык һәм эшмәкәрләр белән очрашулар узды, аларда «Татарстан республикасы кооперацияне үстерү буенча компетенция үзәге» вәкилләре кооператив бәйләнешләрне тикшерделәр һәм ачыкладылар.

Бу мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен 30 нчы сентябрь көнне Балтачта "Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атналыгы" киңәшмәсен үткәрү планлаштырыла. Анда оештыручылар театральләштерелгән номерлар аша гамәлдәге хуҗалыкларны ныгыту һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның табышлылыгын арттыру юлларын күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, кооперация ярдәмендә авыл хуҗалыгына яшьләрне актив җәлеп итүче чит ил белгечләре белән телеконференция оештыру көтелә.

Чара Балтач районы мәдәният йортында 30 нчы сентябрьдә 16.00 сәгатьтә уздырылачак. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кооперацияләр эшчәнлеге