14 декабрь көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнары белән «Агрохимсервис» оешмасы базасында агроконференция булды.
Татарда «Ни чәчсәң - шуны урырсың», дигән мәкаль бар. Бу сүзләр бүгенге көндә дә үз актуальлелеген югалтмый. Тик моңа өстәп кайчан, ничек һәм нинди туфракка чәчүдән һәм тәрбиядән дә тора дип өстәргә генә кирәк. Әлеге мәсьәләр хакында 14 декабрь көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнары белән «Агрохимсервис» оешмасы базасында агроконференция булды. Игенчеләр эшчәнлегенә еллык нәтиҗә ясалды.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин:
- Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча безнең район республика күләмендә соңгы елларда беренче урыннарда бара идек, тик быел без дүртенче урынга төштек. Елның коры килүе, яңгырларның аз явуы аркасында дип акланырга тырышсак та, төп гаеп - җирне кирәгенчә эшкәртмәүдә, туфракны тукландырмауда, ашламаларны тиешле дәрәҗәдә кертмәүдә күрәбез. Озак еллардан бирле сыналып килгән, үзен аклаган тәҗрибәгә таянырга һәм шул ук вакытта яңа төр алымнарны да сынап карарга кирәк. Орлыкларның сортларын яңартуга, ашлама туплауны тиешле дәрәҗәгә җиткерүдә һәм җирне төп эшкәртүгә зур игътибар биргән «Кама», «Кызыл юл», «Татарстан», «Яңа тормыш», Тимирязев исемендәге кебек хуҗалыклар быел сынатмадылар, уңышлары чагыштырмача яхшы булды. Барлык хуҗалыкларга да елның нинди күлүенә карамастан, җирне төп эшкәртүгә, ашлама туплауга зур басым ясарга кирәк. Бу үз чиратында үз-үзен аклый. Шушыларның барысын да исәптә тотып, киләсе 2017 елда игенчелектә - 10%, ә терлекчелектә 5% үсеш булырга тиеш, - дигән бурыч куйды.
Районыбыз игенчеләре өчен язгы кыр эшләре бик иртә -14 апрельдә башланып китсә дә, чәчү һава торышы тотрыклы булмау сәбәпле, кыска срокларда тәмамлана алмады. Бу билгеле, үз чиратында югалтуларга дучар итте. Ләкин башка сәбәпләр дә юк түгел.
Конференциядә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин, идарәнең баш агрономы Мәсхүт Гарипов, орлыкчылык һәм ашламалар буенча белгечләр Нургаян Гәрәев, Ирек Галимов докладлары, шулай ук тәҗрибә уртаклашу уңаеннан Тимирязев исемендәге җәмгыятьне озак еллар җитәкләгән мактаулы хезмәт ветераны Сәйдәш Исрафиловның киңәш-тәкъдимнәре, «Татартстан» җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин һәм «Агрохимсервис» оешмасы җитәкчесе Наил Гыйләҗев чыгышлары тыңланды. Аларда көзге культураларны игүдә нечкәлекләр, уңыш алу, терлек азыгы әзерләү, урып-җыю чорының югалтулары, кукуруз һәм рапс үстерүдә 80нче елларда кулланылган технологияләрне яңартырга кирәклеге хакында ассызыкланды.
Уңыш серенә төшенү, эшне дөрес оештыру өчен белгечләрнең бергә җыелеп сөйләшүләре, фикер алышулары бик кирәк. Биредә ирешелгән уңышлар белән беррәттән җитешсезлекләр дә төгәл күренә. Хаталардан сабак алу, максат-бурычлар билгеләү, яңалык алу өчен мондый конференция, укулар, семинарлар уздыру киләчәктә үз нәтиҗәлелелен күрсәтер дип, ышанасы килә. Яңа уңышка нигез салу өчен ел башында экономик конференция һәм март аенда кабаттан хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр белән укулар оештыру кирәклеге искәртелде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев