Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта сөт җитешештерү – хуҗалыкларда төп табыш чыганагы

Район буенча көнгә 195,5 тонна сөт савыла. Бу күрсәткеч үткән ел белән чагыштырганда, 18,3 тоннага артык. Бер сыерга 19 килограмм туры килә. Ике елда да терлек саны бер чама.

Мәсәлән, 4 август көнендә узган елның шушы көне белән чагыштырганда, 1,1 килограмм сөт артыграк савылганы күренә. Июнь аенда район тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 200 тонна сөт җитештерүгә ирешелгән иде. Ләкин күп кенә хуҗалыкларда бу күрсәткеч көннәрнең кызу һәм терлек торакларында бөркү булуы аркасында акрынлап кына кимеде. Июль аенда "Татарстан" хуҗалыгы 700 килограммга арттыруга ирешкән иде, ләкин август ае башында аларның бераз гына чигенеш ясавы күренә. Ә менә Тимирязев исемендәге, "Сосна", "Кама", "Смәел" җәмгыятьләре җәй айлары дәвамында тулаем сөт җитештерүдә тотрыклылык саклап киләләр.

Сөтнең күләме азыкның сыйфатына бәйле. Бүгенге көндә хуҗалыкларда быел әзерләнгән сенажны ашатуга зур әһәмият бирәләр. Ә "Арбор" һәм "Игенче" җәмгыятьләрендә бу мәсьәләне ниндидер сәбәпләр аркасында читләтеп үтәләр. Җәйге чорда сөт җитештерүне киметми саклау бик мөһим, ул - төп табыш чыганагы.
Чыганак:baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250