Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта тракторчы, ташчы, технолог, пешекче һөнәрләренә ихтыяҗ зур

Эшче һөнәренә сорау елдан-ел арта.

Һөнәри белем бирүне кирәкле дөрес юнәлештә җибәрү күп көч сарыф итә. Чөнки уку йортларын тәмамлап, предприятиегә эшкә килүче яшь белгечләрнең белем сыйфаты түбән булып, завод-фабрика, оешма-предприятие таләпләренә җавап бирмәве ачыклана. Шул рәвешле, эш бирүче кабаттан өстәмә чыгымнар сарыф итеп, вакыт үткәреп, яшь белгечне укытырга тиеш булып чыга....
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Бүген хезмәт базарындагы 35 мең вакансиянең яртысы төзелеш һәм җитештерү тармагына туры килгәнен белдерде. Кайбер белгечләр кирәгеннән артык, нәтиҗәдә, аларның яртысыннан азрагы гына сайлаган һөнәре буенча эшли. Моңа бәйле рәвештә, махсус урта һәм югары уку йортларына кабул итү системасында тамырдан үзгәрешләр таләп ителә, диде Президент. Ул предприятиеләрдә кайсы кадрларга ихтыяҗ бар, шуңа игътибар юнәлтергә кирәк! "Безнең алда һөнәри белем системасын республика икътисады ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртү бурычы тора. Эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруны дәвам иттерергә кирәк. Белем бирүне практика белән ныгытырга кирәк", - дип белдерде 22 ноябрьдә видео режимда үткәрелгән киңәшмәдә.
Әлеге көн кадагындагы мәсьәлә район башлыгы Рамил Нотфуллин дәрәҗәсендә дә каралды. Район башлыгы район җирлегендәге һәр оешманы өйрәнеп, эшче көчләр таләп ителә торган яки белгечләргә ихтыяҗ зур булган тармакларны ачыкларга кирәклеген бурыч итеп куйды. Нормада урнашкан һөнәр лицее директоры Нияз Хәкимовка бу мәсьәләне хәл итү өчен заман таләп иткән, кирәкле белгечлекләр буенча белем бирүгә зур игътибар бирергә кирәклеге искәртелде.
Район башлыгы: "Бүгенге көндә без авыл хуҗалыгы районы буларак, бәлки кайсыдыр җәмгыятькә яки фермерларга тракторчылар, машинистлар, комбайнчылар, я булмаса ветеринария табиблары кирәктер?... Төзелеш өлкәсендә дә кадрлар кытлыгы күренеп тора. Ташчы, монтажчы, һ.б. һөнәр ияләре бик кирәк. Шәхси эшмәкәрләр кафе-рестораннар ачалар, алар пешекчеләргә, кондитерларга кытлык кичерәләр. Шулай ук технолог һөнәренә дә ихтыяҗ зур. Монда уйланырга җирлек бар... Районда товар һәм продукция җитештерү өлкәсендә уңышка ирешергә, икътисадны, халыкның яшәешен яхшыртырга, хезмәт күрсәтүдә тагын да камилләштерергә кирәк. Бу - җитди мәсьәлә!" - дип белдерде.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250