Балтачта бәйрәм алды ярминкәсе гөрләде (+фото)
Ярминкә өлкәннәр көне унаеннан үткәрелде.
Ярминкәдә үзебезнең район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие һәм коллективлары, шәхси эшмәкәрләр сәүдә иттеләр.
Өлкәннәр көне алдыннан уздырыла торган ярминкәләрне райондашларыбыз көтеп ала. Алар нигездә ит, сөт-май ризыклары сатып ала. Шәхси хуҗалыгы белән торучы терлек асраучы хуҗалар арасында иртәдән үк килеп салам-печән, ашлык юнәтеп куючылар да бар.
Бәйрәм уңаеннан район мәдәният үзәге, район балалар сәнгать мәктәбе һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре үзләренең чыгышлары белән ярминкәгә килгән халыкның күңелләрен күрде.
Шушындый ук ярминкә Чепья җирлегендә дә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев