Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта кош гриппының таралуын бетерү буенча төбәкара өйрәнүләр узды (фото)

Өйрәнүләр барышында катнашучылар кош гриппын юкка чыгарганда кулланылган практик күнекмәләрне эшләделәр.

Бүген районда кош гриппының югары патогенлы вирусы таралу очкыннарын бетерү буенча төбәкара өйрәнүләр узды.

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Ногманов Илдар Нургали улы, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыгы Нигъмәтҗанов Сирин Мулланур улы, Татарстан Респубикасы Хөкүмәте Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин һәм Мари Төрек районы, Киров өлкәләреннән җаваплы белгечләр катнашты.

Өйрәнүләр барышында катнашучылар кош гриппын юкка чыгарганда кулланылган практик күнекмәләрне эшләделәр.

— Хезмәтләр кош гриппы буенча барлык гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга һәм аның барлыкка килү куркынычы янаганда үзара килешеп эшләргә тиеш, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары.

Юлия Щербакова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев