Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта сыйфатлы терлек азыгы әзерләү бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (фото)

Җиңүчеләр, беренче июльгә кадәр күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан хәзерләнгән сенажны тикшерү, анализлау нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнде.

Балтачта авыл хуҗалыгы оешмалары арасында сыйфатлы терлек азыгы әзерләү максатыннан уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.

Җиңүчеләр, беренче июльгә кадәр күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан хәзерләнгән сенажны тикшерү, анализлау нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнде.

Терлек азыгы хәзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешкән «Татарстан» хужалыгы беренче урынны яулады. Бүгенге көндә татарстанлылар 9527 тонна сенаж хәзерләгәннәр, сенаж салу эшләре тотрыклы рәвештә дәвам итә.

«Маяк» күмәк хуҗалыгында да сенаж салуга югары игътибар бирелә. Конкурс нәтиҗәләре буенча әлеге хуҗалык икенче урынга лаек булды. Бүгенге көндә хуҗалыкта 8955 тонна сенаж хәзерләнгән.

Тимирязев исемендәге күмәк хужалык сыйфатлы сенаж салу конкурсы шартларын төгәл үтәп өченче урынга лаек булды.

Котлыйбыз!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев