Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта узган ат чабышына быел яңалык кертелде (фото)

Сабантуйларны күпләр ат чабышы һәм көрәшне күзәтер өчен генә дә көтеп алуы сер түгел.

Балтач Сабан туенда ат чабышлары  җиде төрдә узды. Шунысын әйтергә кирәк быел ат чабышында яңалык бар - чабышкылар стартка ябык бокстан кузгалды. Ярышлар гадел үтсен өчен шушындый алым кулланыла башлады. Атлар барысы да тигез китәләр,дип аңлатты бәйгене оештыручылар.

Иң беренче ике яшьлек «ат йортында» тәрбияләнүче атлар ярышты. Халык әле категорияне бик кызыксынып күзәтте. Атларның киләчәге матур булыр, бик җиңел һәм бик матур чапты алар.

Аннан соң стартка ярымтокымлы бияләр басты.

Якынлашып килүче Россия көне уңаеннан, Россия Федерациясендә туган чиста токымлы айгырлар −1600 метр, ә чиста токымлы бияләр 1200 метрга чапты.

Аннан соң гарәп токымлы атлар, ярымтокымлы айгырлар, Татарстанда туган чиста токымлы бияләр ярышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев