Белгечләр бердәм булып эшләгәндә генә нәтиҗә була - I өлеш
Бүгенге көндә биредә инде яңа төзелешләр дә, үзгәрешләр дә бар һәм алар белән хуҗалыкның баш зоотехнигы Айдар Әхмадуллин таныштырып узды.
«Сосна» җәмгыятенең терлекчелек тармагы турында без соңгы тапкыр 2022 елның апрель аенда язганбыз. Ул вакытта яңа мегаферманың бер өлеше төзелеп, инде яңача савым залында, савымны көнгә өч тапкыр башкара башлаган вакытлары иде. Бүгенге көндә биредә инде яңа төзелешләр дә, үзгәрешләр дә бар һәм алар белән хуҗалыкның баш зоотехнигы Айдар Әхмадуллин таныштырып узды.
— Әйе, 2022 елда безнең мегаферманың савым залы белән бер өлеше генә эшли иде әле. Аннан соң инде икенче өлеш тә төзелде. Бу мегаферма, гомумән алганда, 1200 башка исәпләнгән, бүгенге көндә биредә барлыгы 958 баш савым сыеры бар. Мегаферманы терлекләр белән тутырыр өчен шушы комплексны төзи башлаган дәвердә 154 баш тана сатып алдык һәм калганы бөтенесе үзебездәге терлекләр. Киләсе ел дәверендә яңадан таналар кертеләчәк һәм шулар белән бу ферманы тутырып бетерергә исәплибез.
— Айдар, сыерлар әле дә өч тапкыр савыламы? Бу юнәлештә эшләүчеләр белән дә таныштырып узыгызчы?
— Өч тапкыр савуны 2022 елда эксперимент буларак кына башлап җибәргән идек. Аннан ике савымга кире күчеп карадык, ләкин сөт күләмендә тискәре чагылгач, кире өч савымны яңартып, бүгенгәчә шулай эшлибез. Бүгенге көндә 26500 тонна сөт савабыз, шуның 25500 тоннасын сатабыз. Әзрәк антибиотиклы сөтләр бар, аларны кайнатып, бозауларга эчертәбез. Тугыз сыер савучыбыз бар — Гөлчәчәк Хәйруллина, Марат Сәйфетдинов, Рәмзия Шакирова, Илзия Гәрәева, Гөлназ Сафина, Энҗе Әскарова, Ләйлә Ганиева, Дилбәр Усманова һәм Дәүләт Атаев. Алар өч сменада хезмәт куялар. Шулай ук ял иттерүче ике кешебез дә бар. Алар ярдәме белән сыер савучылар атнага бер көн ял итә ала.
— Башка фермаларда эшләүчеләрегез турында да сөйләп китегезче?
— Безнең барлык фермалардагы терлекләр хәзер бәйләнмичә тотыла, бары тик симертелә торган үгезләр генә бәйдә тора. Родильныйда бүгенге көндә дүрт кеше эшли — Нурания Нәҗипова, Айсылу Таҗетдинова, Наилә Муллагалиева һәм Гүзәл Ганиева. Алар сменалап, икешәр кеше хезмәт куялар. Бүгенге көндә аларның кул астында 110-120 баш арасында бозаулый торган сыерлар һәм 100 баштан алып 150 башка кадәр яңа туган бозаулар бар. Аларның сменалары бетеп кайтып киткәндә, төнге каравылчы Ришат Газыймов алардан эшләрне кабул итеп алып кала һәм иртә белән килгән сменага эшләрен тапшыра. Бу юнәлештә бездә эшләр шулай өзеклек тудырылмый торган итеп көйләнгән. Родильный янында бозау абзарын ял иттереп ала торган тагын бер абзар бар, элеккеге 100 башлык сыер фермасына реконструкция ясап, 110 баш бозаулар сыйдырышлы итеп үзгәрткән абзар ул. Анда Рәсимә Закирова белән Әлфия Ибраһимова эшлиләр. Бозаулар 80 килограмм авырлык җыйгач, 2-6 айлык группага күчәләр, анда аларны Басыйр Сафин тәрбияли. Бүгенге көндә аның карамагында 200 башка якын бозау бар. Аннан соңгы үсеш чорында тана белән үгез аерылалар, аларны Ләйсән Сәфәрова карый. Аның карамагында бүгенге көндә 80 баш бозау бар. Аннан таналар 6-9 айлык группага алына, үгезләр бәйгә куела. Симертү үгезләрендә Камил Хафизов белән Мәүлидә Таҗетдинова эшлиләр. Каплатыла торган 320 баш таналар МТФ 2гә китәләр. Анда безнең Сәлим Муллагалиев, Радик Галләмов хезмәт куя. Красноярский система белән эшләнелгән абзар бар әле безнең, анда сөттән туктатылган сыерлар тора, аларны Илдар Хәбибуллин карый.
Хуҗалыгыбызда атлар да асрала. Астагы конюшняда — 22 ат, фермада 96 баш атыбыз бар. Быел 35 баш колын ала алдык, шуның 27 башын саттык, калганын үзебезгә калдырдык. Фермадагы атларны Әмир Муллагалиев тәрбияли, бу эшеннән тыш ул терлекләр алдына салынган азыкларны трактор белән этә, симертү үгезләренә, родильныйдагы бозауларга комбикорма да кертә. Ә конюшнядагы атларны карау Рәнис Таҗетдинов, Андрей Эшмурзин, Рәниф Галиев һәм Илназ Мөхәммәтгалиевка йөкләнгән.
Фермаларга бүгенге көндә ике трактор ашау кертә. Аларда Камил Нәҗипов белән Фәнис Сабитов эшли. Фәнис Сабитовка кадәр бу эшне ел буе Рәфыйк Газыймов башкарды, ул әлегә тракторы ватылу сәбәпле ремонтта. Рүзәл Зыятдинов КУН белән терлек азыгы төяп тора. Аңарчы бу эшне Алмаз Нәҗипов эшләгән иде. Тирес чыгару эшендә шулай ук ике трактор, аларда Раушан Мәрданов белән Раиф Вәлиев хезмәт куялар. Тиресне Фидәил Ганиев, Рәлиф Шакиров, Хәбир Сафин һәм Айнур Нуриев чыгара. Антибиотиклы сөтне бозауларга илтү, амбардан комбикорма алып менү эшләрен Илнур Мәрданов башкара.
— Быел терлек азыгы җитәрлек тупландымы? Терлекләрнең рационы үзгәртелеп торамы яки инде бертөрле барамы?
— Сенаж һәм силос быел запас белән әзерләнде, ә менә саламга кытлык кичерәбез. Яңгырлар яумау сәбәпле, салам бик аз булды. Кукурузга яңгырлар булмау артык зыян китермәде, аларның уңышы бик яхшы булды. Быел без тулысынча чит ил орлыклары кулланган идек, ул да бәлки үз ролен үтәгәндер. Траншеялардагы терлек азыкларын лабораториягә җибәреп тикшерттек, сыйфатлары әйбәт булды, протеин һәм энергия яклары буенча да тулысынча канәгатьләндерә.
Әлегә бездә азык үзәге юк, киләчәктә төзергә планлаштырабыз. Быел рационны үзгәртеп, тулысынча соя шроты гына ашатып алдык, рапс һәм көнбагыш шротын рационнан чыгардык. Бу үзен бик әйбәт күрсәтте. Кап-ланышка да, сөт алуга да, терлекләрнең сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясады. Бүгенге көндә тагын әзрәк үзгәреш керттек, соя шроты янына рапсныкын кертеп җибәрдек, чөнки соя шроты ул кыйммәт йөри, бу үзгәреш нәтиҗәләрдә чагылмады, шуңа да шушы рацион белән алга таба да эшләрбез дип уйлыйм.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев