Белгечләр бердәм булып эшләгәндә генә нәтиҗә була - II өлеш
Бүгенге көндә биредә инде яңа төзелешләр дә, үзгәрешләр дә бар һәм алар белән хуҗалыкның баш зоотехнигы Айдар Әхмадуллин таныштырып узды.
«Сосна» җәмгыятенең терлекчелек тармагы турында без соңгы тапкыр 2022 елның апрель аенда язганбыз. Ул вакытта яңа мегаферманың бер өлеше төзелеп, инде яңача савым залында, савымны көнгә өч тапкыр башкара башлаган вакытлары иде. Бүгенге көндә биредә инде яңа төзелешләр дә, үзгәрешләр дә бар һәм алар белән хуҗалыкның баш зоотехнигы Айдар Әхмадуллин таныштырып узды.
(Дәвамы)
— Айдар, һәрбер хуҗалык ел башыннан үзалдына планнар куеп эшли башлый, район җитәкчелеге тарафыннан да максат-бурычлар йөкләнә, бүгенге көндә аларның үтәлеше ничегрәк?
— Дуңгызларны бетерү хисабына терлекләрнең баш санын арттыру планы куелган иде бит хуҗалыкларга. Без бу йөкләмәне ел да үтәп барырга тырышабыз, узган ел белән чагыштырып караганда, бүгенге көндә 246 башка артыклык белән барабыз. Бозау алуга килгәндә, узган елгы югарылыкны саклап кала алдык. Ел башыннан 27 баш бозау үлеме теркәлде. Бу күрсәткечләрне, әлбәттә, әзрәк киметсәк тә булыр иде. Ләкин баш саны ягыннан чыгып караганда бу зур саннар димәс идем. Бозау үлемендә бездән генә тормаган факторлар да булуын искәртеп узасым килә. Туганда ук көчсез булып туган бозаулар да була.
Сөткә килгәндә, район тарафыннан куелган план да бар иде, ул сөт җитештерүне узган ел белән чагыштырганда 10 %ка арттырырга, ә без бүгенге көндә 20 % артык-лык белән савып барабыз. Иткә бирелгән план узган елгыдан 5 %ка арттырып үтәргә иде, аны без 10 % итеп үтәп барабыз. Күргәнегезчә, куелган планнарны артык-лык белән үтибез, елны уңышлы тәмамларга җыенабыз. Бу урында шуны да ассызыклап узасым килә. Без яңалыкларны өйрәнеп, аларны үзебезнең эштә кулланып эшләргә тырышабыз. Терлекчелек тармагы буенча нәрсә генә тәкъдим итсәм дә, сорасам да хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Габдуллович бервакытта да юк дими, эшләп карарга мөмкинлек бирә. Шулай ук ул эшләрне мин үзем генә дә башкарып чыга алмас идем. Монда миңа белгечләр бик зур ярдәм итә. Алар белән бергәләп, аңлашып, тырышып, күмәкләшеп эшләмәсәң, мондый нәтиҗәләргә ирешә алмаган булыр идек. Күп эш белгечләр җилкәсенә төшә. Тояк караучылар, мал табиблары, осеменатор, ферма мөдирләре һәркайсы үз эшләренең осталары.
Быел «Сосна» җәмгыяте төрле йогышлы авырулардан саклану чарасы буларак ферма территориясен тулысынча коймалап алган һәм заман таләбенә туры килә торган санпропускник эшләгән. Яңа елга кадәр ул кулланылышка тапшырылырга да тиеш ди Айдар Әхмадуллин. — Бина эче бөтен таләпләргә туры китереп эшләнелде. Фермага эшкә килүчеләр аның аша үтеп, киемнәрен шунда алыштырып, барлык таләпләрне үтәп йөри башлаячаклар. Бу кагыйдәләрнең үтәлеше фермалар территориясенә төрле йогышлы авырулар үтеп кермәсен өчен эшләнгәнне һәркем дә аңлап кабул итә, — ди баш зоотехник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев