Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бер сыерга укол ясаткан өчен 300 сум субсидия каралган

Субсидия бирелә шул очракта, әгәр дә бер сыерга профилактика йөзеннән вакцина ясаткан өчен акчаны яз һәм көзге чор өчен бергә түләсәң.

Әйтик, хәзер язын абзардагы малыңа ветеринария берләшмәсеннән килгән вәкил укол ясарга керә икән, вакцина өчен 250 сум түгел, ә 500 сум, ягъни көз көне ясатачак укол өчен дә акча түләргә кирәк, һәм сыерыңны яки сыерларыңның баш санын ел ахырына кадәр саклау шарт. Хуҗага квитанция биреләчәк. Субсидиянең бирелү тәртибе һәм нинди документлар тапшырырга кирәклеге турында яхшылап Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан таныша аласыз: http://agro.tatarstan.ru/rus/podderzhka-lichnih-podsopniy-hozyaystv.htm. Документларны бистәнең башкарма комитетына, авыл җирлекләренә тапшырырга кирәк булачак, сораулар туса да бистәнең башкарма комитетына, авыл җирлегенә һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәсе.
Фото:csd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250