Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Без белгән ферма түгел инде бу яки “Бүген элеккечә эшләп булмый”

Авыл хуҗалыгы системасында эшләүчеләрдән еш ишетергә туры килә бу сүзләрне. Һәм алар “кызыл” сүзләр генә дә түгел. “Татарстан” хуҗалыгының бер еллап элек сафка баскан азык цехында булганнан соң моңа чын-чыннан инанасың.

Юкса, бу хуҗалыкта азык әзерләү өчен моннан берничә ел элек кенә үлчәүдә утыра торган тегермән сатып алганнар иде. Үз чорында ул да зур яңалык булып кабул ителде. Әмма тормыш шулкадәр кызу темплар белән алга бара... – үзгәрешләр ихтыяҗга әйләнә дә куя.

Хуҗалыкта зур яңа комплекс төзелүе турында берничә тапкыр яздык инде. Яңа азык цехы да шул биләмәдә. Ул үзе  зур бер корылма (70кә 30 метрлы). Хуҗалыкның баш зоотехнигы Ленар Мөхәммәтҗанов сөйләгәннәрне тыңлап, күзең белән күргәннән соң, “Ферма диярлеге калмаган инде моның. Авылда яшәп тә күпме яңалык белдем. Авыл туризмы маршрутына кертеп, шәһәрнекеләрне монда алып килсәң, алар да  аптырарлык, шаккатарлык булган инде бу”, – дидем.

Сыерлар, бозау-үгезләр авызына керәчәк азыкның нинди юл үткәнен, аларны ничекләр тикшергәннәрен, контрольләүләрен белсәң, аптырарсың да шул.

Барысы да Израильдән кайткан комплекс аша хәл ителә. Хәер, тәртибе белән языйк әле. Хуҗалык амбарыннан төрле-төрле ашлык башта әйткән үлчәүле тегермәнгә менә, анда күп сөт бирүче, уртача сөт бирүче сыерлар, буаз маллар, симертү үгезләре, кечкенә бозаулар өчен дигән аерым рацион белән тартылып (әлеге тегермән шулай ук компьютерга көйләнгән), өстәмәләр белән баетылып, азык цехына күчерелә, биредә аларның һәркайсы аерым бүлемнәргә салына. Зур болгаткыч – миксерга әзер катнаш азык, ваклатылган салам, силос... – бөтенесе 18 төрле азык бергә кушылып, болгатыла һәм 7 минут эчендә балансланган ризык әзер була. Транспортер аркылы тракторга тагылган миксерга төялә һәм терлекләргә бирелә.

– Без терлекләргә һәрвакыт яңа гына ясалган (свежий) ризык кына ашатабыз. Иртәнге сәгать биштән сигезгә кадәр шушы юл белән барлык терлекләргә дә үзләренең рационы буенча тиешле азык бирелеп бетә, – ди Ленар. – Көнгә 85-90 тонна шундый азык әзерләнә.

Иң гаҗәбе шул: көнгә шуның кадәр азык әзерләнсә дә, биредә аның һәр граммы да исәптә. Идарә пультындагы компьютер кечкенә генә җитмәүчелек яки артыклыкны да әйтеп бара. Цехтагы миксерга куелган үлчәү ризык алып килүче механизаторларның төгәл, җиренә җиткереп эшләвен сорый. “Әйдә ярар”га эшләп булмый, граммына кадәр эчтәге компьютер хәтеренә язылып бара. Бик аз гына төгәлсезлек рөхсәт ителә. Шуңа күрә механизаторларның игътибарлылыгын арттыру өчен 1 процентка кадәрге төгәлсезлек өчен кызыксындыру чарасы каралган. “Безнең егетләр бу яктан бик намус белән эшли, әлегә 0,4-0,6 процент белән барабыз, бу бик әйбәт”, – ди Ленар.

Идарә пульты урнашкан бүлмәгә керүгә, күзем микродулкынлы мичкә төшкән иде. “Ризык җылытырга түгел ул безгә, эш процессына кирәк, – дип аңлатты Ленар. – Без анда азыкның корылыгын тикшерәбез”.

Берничә тапкыр бер-ике минутка куеп алганнан соң махсус прибор белән азыкның дымлылыгы тикшерелә икән. Дымлырак булса, салам, коры булса, су өстиләр. Шунда ук төрле размердагы тишемле дүрт ящик тора (безнең өчен генә дүрт ящик инде ул, бәясе 58 мең сум тора). Болары... басудан кайткан яшел массаның озынлыгын үлчәр өчен кирәк, иләк ролен үтиләр икән.

– Бөтен туратылган печән, салам бер озынлыкта булырга, 2,8-3 сантиметрдан  артмаска тиеш. Әгәр артып китсә, комбайнчыга пычакларны карарга кушабыз, андый чакта үзебез миксерның дүрт яктагы пычакларын эшкә җигәбез, азыкны озаграк болгаттырабыз, – ди Ленар.

Шактый кыйммәткә алынган комплекс һәм болай вакланып эшләү үзен аклыймы соң дип кызыксынам.

– Аклый, – ди ул. – Шушы миксерны алганчы без көндәлек һәр сыердан 21,4 килограмм сөт сава идек,  хәзер 26-27 килограмм сөт савабыз. Көндәлек 27 тоннага якын сөт бу. Әле 28 тоннаны да үткән идек, эссе көннәрдә сөт бераз кимеп китте.

Микроклимат дигәнең дә сөт муллыгында зур роль уйный шул. Яңа төзелә торган комплекста бөтенесе дә исәпкә алынган, анда ел әйләнәсе сыерларга уңайлы шартлар булыр дип өметләнәләр.

Язманың дәвамы Хезмәт газетасының 11 сентябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев