Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Без әзер, кырлар әзерме?

Табигать һәр елны, һәр фасылда үзенчә сыный игенчене. Менә быелгы яз да шактый үзенчәлекле булып истә калырга охшаган. Бернинди фаразлар да чынга ашмый, бернинди кануннарга да буйсынмый шул табигать.

Безгә исә булган шартларга яраклашырга, ничек тә сынатмыйча, үзебез теләгән күләмдә уңыш үстерергә, җыеп алырга өйрәнәсе, тырышасы гына кала.

Республикада кыр эшләренә иң беренчеләрдән булып әзерләнеп бетүче өч-дүрт районның берсе буларак макталсак та, без әзер дип кенә кырлар өлгерми шул. Дөрес, соңгы вакытта яуган яңгырлар, җепшек карлар җирләрнең өлгерүен тизләтәчәк, кояшлы көннәр генә кирәк ди белгечләр. Шулай ук туң булмау да бу нисбәттән тизләнешкә бер сәбәп булачак. Шушы шартларда болай да соңга калган кыр эшләрендә оптималь срокларга сыешу өчен эшне ни дәрәҗәдә оештырырга кирәклеген күзаллау кыен түгел.

– Чыннан да, быел барысы да җитәкчеләрнең, белгечләрнең эшне ничек оештыруыннан торачак, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгече Мәсхүт Гарипов. – Мул уңыш үстерергә теләүчеләргә башка еллардан да ныграк тырышырга туры киләчәк. Бердән, кыр эшләре үткән елдан да бер атнага соңга кала, икенчедән, майның беренче яртысына булган фаразлар – коры, эссе көннәр чынга ашса, эшне мөмкин кадәр озынайтылган сменада, мөмкинлеге булганнарга төнге сменаларда да оештырырга кирәк була. Бу кадәресен һәр хуҗалык үзе урында, ситуациягә карап хәл итәргә тиеш. Көзге культураларның сакланышы әйбәт, уҗымнар әйбәт кышлаган. Шуңа да бүген инде аларны вакытында тукландыру бик мөһим. Район буенча 11 мең гектарда уҗымнарны тукландырасы бар, шуларның 4000 гектардан артыгы көзге бодай, ел да мул уңыш белән сөендерә торган бу культурага күп игътибар да кирәк.

Беренчеләрдән булып уҗымнарны һәм күпьеллык үлән басуларын тукландыруга кемнәр беренче булып керешкәнен "Хезмәт"ебездән укып белерсез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләренә әзерлек