Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Борнак» җәмгыяте рекордлы уңыш җыеп алды (+фото)

Ранил Әхмадуллин: «Мин тугыз ел агроном булып эшлим һәм моның кадәр уңыш җыеп ала алган юк иде»

Урып-җыю эшләре дә ахырына якынлашты. Басудагысы түгел, ындыр табагындагысы уңыш, дияргә ярата авыл хуҗалыгы белгечләре һәм менә ул чор җитте. Быелгы урак ничегрәк булды, дигән сорауга да инде җавап бирерлек. Шул уңайдан без «Борнак» җәмгыятендә булып, рекордлы уңыш җыеп алуның серен алар нәрсәдә күрә, шул хакта сөйләштек.

Әлеге хуҗалык уракка 6 август көнне керешкән һәм 31 август көнне соңгы бөртекләрне сугып алган. Игеннәрнең гомуми мәйданы 965 гектарны тәшкил итеп, алардан 41006 центнер уңыш җыеп алынган.

– Узган ел без 19000 центнер уңыш җыеп ала алган идек, 2020 елда – 38000, быел менә 40 меңне дә узып китә алдык. Мин тугыз ел агроном булып эшлим һәм моның кадәр уңыш җыеп ала алган юк иде, быел безнең өчен рекордлы ел булды, – дип сөенече белән уртаклашты баш агроном Ранил Әхмадуллин. – Инде аерым культураларның уңышына тукталып китсәк, көзге бодайның «Льговская-4» сорты югары уңышы белән сөендерде һәм уртача уңыш 49,5 центнерны тәшкил итте. Борчакның «Ульяновец» сорты уртача 36 центнер уңыш бирде. Арпаның «Память Чепелева» һәм «Нур» сортларыннан әйбәт уңыш ала алдык һәм уртача уңыш 42 центнерны тәшкил итте. Көзге арыш – 39,5, солы 45 центнер уртача уңышлары белән сөендерделәр. Мондый муллык туплый алуыбызга барыбыз да бик шат. Игеннәрне җыеп алучылар да, амбарга ташучылар да, ындыр табагында эшләүчеләр дә, барлык команда бердәм булып тырышты, шуның өчен зур рәхмәт җиткерәсе килә аларга. Коллективыбызда тәҗрибәле дә, әле яңа гына хезмәт юлларын башлап җибәргән яшь механизаторлар да бар. Шунысы сөендерә, кадрларга кытлык кичермибез,  – ди Ранил.

«Борнак» җәмгыятендә быелгы уракта өч комбайн катнашты. Узган ел алынган «кыр корабы» – «Акрос 550»дә Рифнур Хәбибуллин белән ярдәмчесе Ленар Муллагалиев хезмәт куйдылар. Рифнур Казан аграр университеты студенты, яшь булуына да карамастан, тәҗрибә тупларга өлгергән инде, чөнки ел да җәйге сезонда әлеге хуҗалыкта практика үтә. «Нова-340» комбайннарында эшләүче Владимир Якимов белән Илдар Шакиров озак еллардан бирле эшләүче алдынгы комбайнчылар. Владимир әфәнде быел Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән исемгә лаек булды. Утыз ел дәверендә үз эшенә тугры калып, һәрбер йөкләнгән эшне намус булып башкарган механизатор хакында хуҗалык белгечләре дә мактаулы сүзләр генә әйтәләр. Хезмәт юлын слесарь буларак башлап җибәргән ул, 1997 елдан комбайнга утырган һәм бүгенге көнгә кадәр өч кенә комбайн алыштырырга өлгергән. Ярдәмчесе – улы Алексей белән тугызынчы сезон бергә эшлиләр. Алексей җәй көне уракта булса, башка чорда «МТЗ-82» тракторы белән төрле эшләрдә йөри.

Илдар Шакиров та озак еллар эшләүче, тәҗрибәле, алдынгы игенче-механизатор. 1995 елдан «ДТ-75» тракторында эшли башлый ул. Хезмәт баскычлары буенча гел алга атлап, бүгенге көндә ул ике техника иярләүче һәм транспортны биш бармагыдай белүче, алыштыргысыз механизаторга әйләнгән. Комбайнны урнаштырганнан соң, «Беларус»ы белән эшкә тотыначак. Илдар Шакировның ярдәмчесе – Алексей Иванов. Яшь егет Казан аграр университетында белем ала һәм һәр җәй туган хуҗалыгында практика үтә.

Рекордлы уңыш җыеп алуда катнашкан шоферлар да алтын бөртекләрне ындыр табагына югалтуларсыз алып кайтуга зур өлеш керткән. «КамАЗ» йөк машинасында эшләүче Раузит Габдрахманов белән «ГАЗ-53»тә эшләүче Николай Копаров икесе дә озак еллар эшләүче, тәҗрибәле шоферлар. Игеннәрдән бушап калган мәйданнардан саламнарны җыеп алгач, «К-700» тракторы белән Айрат Ешимбетов җирләрне эшкәртеп, чәчәргә әзерләп куйган.

– Югары нәтиҗәгә бары тик бердәм команда булып эшләгәндә генә ирешеп була. Хуҗалыгыбызда эшләр гөрләп барганга күрә, эшчеләргә вакытында печән, салам, ашлык бирүне дә оештырдык. Арыш һәм арпа тулысынча бирелде инде, бодайны да шушы көннәрдә бирәчәкбез, – дип хуҗалыкларындагы эшләр белән таныштырып үтте баш агроном.

Рекордлы уңыш җыеп алуда үзләреннән әзме-күпме өлеш керткән һәркем чын күңелдән сөенә әлеге җәмгыятьтә. Иртә яздан туфракка бөртекләр салудан алып, алтынсу төскә кергән басуларда һәрбер бөртекне югалтуларсыз җыеп алырга дигән максат белән эшләгән игенче-механизаторлар эш шартлары яхшы булуны да ассызыклап үтә. Заманча техникаларда эшлиләр, көнгә ике мәртәбә кайнар ризык белән сыйлыйлар үзләрен, җитәкчелектән гади хезмәт кешесенә булган хөрмәтнең югары булуының нәтиҗәсе бу диләр алар. Күзгә күренмәс тәртип белән алып барылучы эшләрнең уртак нәтиҗәсе һәркемне канәгатьләндерерлек югары уңыш бирә икән, димәк, эш алымы дөрес. Алга таба да шулай бердәм булып эшләргә, төрле тармакларда югары күрсәткечләргә ирешеп, сөенергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев