Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге орлыгы 10-15 градуста бер атна ята икән, аңардан яхшы уңыш чыкмаячак

Бәрәңгене тирес булган җиргә утырту кирәк, ул бөтен кортларны ашый, бәрәңгенең саклануын арттыра.

Бәрәңге орлыгын 2 градус температурада сакларга кирәк. 10-15 градуста бәрәңге 1-2 атна ята икән, аның ярты энергиясе юкка чыга. Аңардан берничек тә югары уңыш алып булмый, ди белгечләр.

Билгеле булганча, бәрәңге утыртканнан алып, казып алганчыга кадәр һәрвакыт су таләп итә. Шуңа да моңа зур игътибар бирергә кирәк. Бәрәңгене тирес булган җиргә утырту кирәк. Тирес бөтен кортларны ашый, бәрәңгенең саклануын арттыра. Бәрәңгене казып алгач та сакланырга тиеш. Әгәр дә ул бәрелде икән, димәк, травма ала. Яңа технологияләргә күчү, техника куллануның шул ягын да исәпкә алырга кирәк.

Бәрәңге уңышы зур булсын дисәң, су сипкәндә яңгыр яуган кебек, кимендә 30 мм су сибәргә кирәк. Үсемлеккә зыян килмәсен өчен моны берничә тапкыр кабатлау сорала. Моннан тыш, җирне тиешенчә эшкәртү һәм әзерләүдә мөһим.


tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250