Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Буш кайтмыйм” дип барсаң әгәр... (+фото)

Районыбыз хуҗалыкларының терлекчелектәге тугыз айлык эш нәтиҗәләренә багышланган чираттагы семинар-киңәшмә “Дуслык” җәмгыятендә үтте.

Районыбыз хуҗалыкларының терлекчелектәге тугыз айлык эш нәтиҗәләренә багышланган чираттагы семинар-киңәшмә “Дуслык” җәмгыятендә үтте. Бирегә хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм икътисадчылар чакырулы иде. Алга китеп булса да шуны да әйтим: барган бер генә җирдән дә “буш кайтмаска” күнеккән җитәкчеләр-белгечләр өчен биредә дә кызыксыныр яңалык, алыр мәгълүмат, чагыштырыр, анализлар өчен уйландырырлык саннар күп яңгырады. Мондый җыелышлардан, җентекле анализлардан соң юк-юкта “хәрәкәт” сизелә, кузгатып, “селкетеп” җибәрү зыянга түгел.

Әмма еш кына җитәкчелек тарафыннан: “Биредә сөйләшкән сүзләр шушында кала, хуҗалыкларга кайтып җитми”, – дигән фикерне ишетергә туры килә. Бу юлы, миңа калса, мин бу кимчелекнең бер сәбәбен ачыклый алдым булса кирәк. Тик бу хакта бераз соңрак.

“Дуслык” җитәкчесе Рамил Гыйльмуллинның бу елның үткән чорында эшләгән эшләре, нәтиҗәләре турында гомуми таныштыруын тыңлаганда күпләр: “Афәрин!” – дип куйгандыр. Кайсы гына юнәлешне алсаң да, үзгәрешләрнең уңай якка булуы күренә. Җитәкче: “Ел безнең өчен бик тә уңышлы килде”, – дисә дә, эшне тиешле дәрәҗәдә оештырмаганда, башкармаганда, билгеле, нәтиҗәләр мондый булмас иде. Менә ул нәтиҗәләрнең кайберләре: 34517 центнер сөт, 2772 центнер ит җитештерелгән, бөтен төр азык мулдан хәзерләнгән, шәхси хуҗалыкларга бирелгән, көзге кыр эшләре уңышлы тәмамланган, рапстан мул уңыш үстереп, сатып, акчасы кассага кергән,  “кан алыштыру” – нәсел яңарту өчен 40 миллион сумга таналар сатып алганнар (Волгоградтан кайтканнары көткәнне үк биреп бетермәде, хәзергә алардан 20-30ар килограмм сөт савыла, инде Кировтан алганнары да бозаулый, аларының һәркайсы 25-35 әр литр сөт бирә диләр), соңгы өч елда барлык фермаларны нигезеннән диярлек сүтеп ремонтлаганнар (Пор-Көтәштә нибары бер абзар чират көтә), быел төзү-ремонт эшләренә 20 миллион сум чамасы акча тотканнар, бу елда гына берсе-берсе, сыешлыгына карап, 1,5 – 2,3 миллион сумлык җиде силос траншеясы төзегәннәр, яңа туган бозаудан башлап, эре терлеккә кадәр ай саен 2,5 миллион сумлык өстәмәләр сатып алалар... Бу эшләрне җитәкче бер “тын”да – шулай булырга тиешле, гадәти эшләр кебек кенә сөйләсә дә, килешәсездер, уйландыра торган саннар, арада шактый зур саннар бар. Гомумән, Рамил Әнәсовичның терлекчелек турындагы чыгышы уйлана белгән кешегә уку әсбабы кебек гади дә, кирәк санаган кешегә колагына чорнап барырга уңайлы: ачык, аңлаешлы да иде. Кимчелекләрне төзәтергә чын-чыннан алынулары, эзләнү-тиешенчә анализлаулары һәм көтелгән нәтиҗәләр – бөтенесе кыска гына чыгышка сыеп беткән. Әйтик, бер чорда биредә сыерлардан сөт савып алу шактый кимегән иде. Сәбәбе үзләрендә булып чыккан. “Без раздой сыерларын бер фермага туплап бик ялгышкан булдык, – дип аңлатты рәис. – Болай эшләгәндә, сыер бер урыннан бер урынга гел алмашып, йөреп тора. Бу абзарга, бу терлекчегә ияләшеп кенә бетә, күчәр вакыты килеп җитә. Сыер малы өчен бер стресс булса, терлекче өчен җаваплылык дигән әйбер дә югала. Терлек өчен беркем дә җавап бирми кебек калды, аларга хуҗа калмады. Уйлаштык та, сыерларны булган урыннарында калдырдык, сыер савучыларга конкрет беркеттек, раздой төркемнәрен һәр фермада оештырдык. Нәтиҗәләр озак көттермәде”.

Аның чыгышын дәвам иткән, хуҗалыкның тәҗрибәле баш зоотехнигы Геннадий Петров та шул рухта дәвам итте. Бозаулар үлеме белән ничек көрәшүләре турында сөйләп, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты ул.

Киңәшмәдә катнашкан җитәкчеләр дә, белгечләр дә килеп туган хәлне октябрь, ноябрь, декабрьдә төзәтәбез, үткән елгы күрсәткечләрне куып җитәбез, алган заданиеләрне үтибез диде. Өметләнер өчен ярый әле дүртенче квартал бар, тик ул трамплин булырмы, безне коткарырмы? Монысын вакыт күрсәтер.

“Ничә ел инде бу проблема белән көрәшсәк тә, нәтиҗә бирмәде, кайларга гына барып, нинди генә өстәмәләр алып карамадык, берсенең дә файдасын тапмадык. Ахыр чиктә үзебезнең “Татарстан” хуҗалыгына барып яңа туган бозауларга зонд аша угыз сөте эчерүне өйрәндек. Моңа кереп китү бик авыр булды. Өч ай буе хәтта белгечләрдән төнге дежурлар да куйдык. Бозауларны бер минут та караучысыз калдырырга ярамый иде. Шунлыктан бу эшкә дүрт терлекче чиратлашып, төнгә ике каравылчы җаваплы итеп билгеләнде. Әле үзебез гел контрольләп тордык. Хәзер инде файдасын күргәч, терлекчеләрдә дә кызыксыну уянды. Нәтиҗәләре бит шакката торган: ел башында 46 бозау үлсә, бүген бездә ул бөтенләй юк дәрәҗәсендә, дүртәү үлгән кебек күренсә дә, алар үле туган бозаулар”. Белүебезчә, “Дуслык”ныкылар инде районның кайбер хуҗалыкларына барып, урында практик ярдәм дә оештыра башлаган. “Болай эшләгәндә хәлсез туган бозауларның да авыру-инфекцияләргә каршы торучанлыгы арта. Көчле, нык бозауларның елдан-ел азрак тууын искә алсаң, бу иң гади котылу чарасы”, – ди Геннадий?

Киңәшмәдә дә мондый чагыштырулар, анализлар күп яңгырады. Дөрес, кайбер белгечләргә залны уяту, авызга карату осталыгы җитеп бетмәде. Юкса, экраннардагы саннар арасында чаң сугарлыклары да юк түгел иде. Алынып бетмәгән савым, артымнар, кемнәрдер (кызганычка, андыйлар һәр юнәлеш буенча берәү-икәү генә түгел, дистәгә тула) “кызыл зона”да утырганга (районның уртачасыннан азрак җитештергән, начаррак күрсәткечкә ирешкән дип укы), гомуми нәтиҗәләрнең көтелгәннән начаррак булуы, саннарның артык чуарлыгы, бозаулар үлеме, сакланышның начар булуы, нәтиҗәдә алынып бетмәгән миллионнар... – күтәрелгән проблемаларның барысы да вакытында чишелеш сорый торган, бик мөһим иде. Дөрестән дә, кемнәрдер аларны шул дәрәҗәдә җитди итеп кабул итте дә, ручка белән блокнотына язып алучылар да, кәрәзле телефонга төшереп баручылар да булды. Шул ук вакытта башын аска иеп, тыныч кына изрәп, черем итеп алучылар да күренде. Арткы рәттә сөйләшеп утыручыларга киңәшмәне алып баручы район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин кисәтү ясарга мәҗбүр булса, минем аркама ышыкланып, артымда гына тәмләп гырлап йоклап утыручыны уятучы булмады. Ничәләр борылып: “Йокламагыз, көлкегә каласыз бит”, – дип уятырга талпынсам да, нәтиҗәсе булмады – киңәшмәдән ул иптәш, шәт, йокысын туйдырып кайтып киткәндер. Мондый мөнәсәбәт булганда, нәтиҗәләрнең төрле, күрсәткечләрнең чуар буласына аптырыйсы да юктыр...

Гөлсинә Гарипова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар-киңәшмә