Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәя төшә, күләм дә кимесә...

2017 елның көзендә башланган сөткә бәяләр төшү процессы әле дә тукталмый, авылда яшәүчеләрне, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен урынлы борчуга салып, кимүен дәвам итә.

Күптән түгел үткән киңәшмәне дә район башлыгы Рамил Нотфуллин әнә шундый күңелсез саннардан башларга мәҗбүр булды. “Сөт бәясе кимү дәвам итә. Шушы көннәрдә ул тагын 50 тиенгә кимеде. Атна-ун көн элек кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөтнең бер литрын 17 сум 30 тиенгә тапшырса, бүген 16 сум 80 тиенгә, ә шәхси хуҗалыклар 16 сумга тапшырырга мәҗбүрләр. Кызганычка, күңелсез саннар моның белән генә бетми. Район күләмендә үткән ел белән чагыштырганда сөт җитештерү көндәлек 18 тоннага якын арткан булса да, кайбер хуҗалыкларда җитештерүне сизелерлек киметтеләр. Иң күп чигенеш “Алга” хуҗалыгында, бүген биредә үткән елга караганда көн саен бер тоннадан артык сөтне кимрәк савалар. Шулай ук “Сорнай” хуҗалыгында –  365, “Сосна”да 268 килограмм чигенеш бар. Бәяләр кимеп, болай да финанс-икътисадый хәлләр авырлашты, өстәвенә, сөтнең күләмен дә киметеп, ничек яшәргә җыеналар? Ни генә дисәк тә, сөт бүген бердәнбер көндәлек акча чыганагы. Алда иң чыгымлы язгы кыр эшләре көтүен истән чыгарырга ярамый”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү