Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Быел солы елы булды»

Әле күптән түгел генә алтынсу төсләре белән чайкалып утырган иген кырлары инде бушап калды.

Бүгенге көндә туфракны эшкәртү, көзге чәчү эшләре башкарыла. «Смәел» җәмгыятендә дә кыр эшләренең кызган чагы. Биредә туфрактан югары уңыш алу серләрен белүче, озак еллар районның баш агрономы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган, тик ярдәм сорап шалтыратканда районның төрле хуҗалыгына барырга вакыт табучы Мәсхүт ага Гарипов белән очрашып, эш барышы белән танышып чыктык.

Иң беренче көзге чәчү эшләре башкарыла торган басуга юл тоттык. 

— Арыш чәчсәң көлгә чәч, диләр, шуны истә тотып, кичә генә (18 август көнне барган идек әлеге хуҗалыкка — З. Ф.) чәчү эшләренә керешеп киттек, Изгеләр чишмәсе өстендәге басуга «Подарок» сортлы арыш чәчәбез. Барлыгы 203 гектар мәйданга көзге культуралар чәчеләчәк, шуның 120 гектары арыш, 83е бодай, — дип эшләре белән таныштырудан башлады Мәсхүт әфәнде. Тракторчы Рифат Закиров эшен туктатып, яныбызга төште. 

— Менә яңа трактор белән яңа чәчү комплексы да кайтты. Әлегә, дөресен генә әйткәндә, яңа техникага ияләнеп, төшенеп маташуым. Моңарчы «ДТ» тракторында эшләп, шуның белән чәчү эшләрен башкара идем, кире шуңа күчәсе килгән чагым да була, — дип уенын-чынын бергә кушып сөйләде өр-яңа «РСМ 2400» тракторын иярләүче Рифат Закиров. Әлеге механизатор хуҗалыкның ышанычлы һәм эш рәтен белүче тракторчысы. Моңарчы "ДТ"да эшләде, инде озак еллардан бирле терлек азыгы ура торган "Магдон«ны да иярли. 

Хуҗалыкның җирләре күп түгел, терлек башына бүлеп караганда иң аз мәйданнар «Смәел» җәмгыятенә туры киләдер. Районыбызда иң беренче булып мегаферма төзегән хуҗалык терлекләргә җитәрлек азык, фураж әзерләр өчен читтән арендага җирләр алып та эшли. Читтәге җирләренең уңышын без килгәнче инде җыеп, басуларын эшкәртеп тә куйганнар иде. 

— Аерып әйткәндә, төрле басу бар, 35 центнер биргәне дә, 20 белән генә калганы да. Сортларны яңартып торырга тырышабыз. Сабан бодае ике төрле сортлы — «Йолдыз» һәм «Ульяновская 105», алар икесе дә супер элита. Быелгы ел өчен уңышлары да начар булмады. Арпаның «Память Чепелева» сорты игелә. Солының шулай ук ике сорты белән эшлибез — «Урал 2» һәм «Грум». Икесе дә 30ар центнер тирәсе уртача уңыш бирделәр. Быел солы елы булды дип әйтерлек. Кузаклыларның да уңышы әйбәт булды. Борчакның «Ульяновец» сорты уртача 25 центнер уңышы белән сөендерде. Кукурузның 100 гектарын бөртеккә алырга планлаштырган идек, азык җитмәсә, силоска булыр инде ул, — дип уңышлары турында сөйләп узды Мәсхүт Гарипов. 

Без басуга килгәндә комбайнчылар Раушан Фазылҗанов белән Владимир Алпутин ахыргы басуда бодай суктырып алуда иделәр. Елына карата уңыш начар түгел, диләр игенчеләр. Хуҗалыкта бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 859 гектар, уртача уңыш 31,3 центнер тирәсе булган. 

Терлек азыгына килгәндә, аның беренче каты әйбәт кенә уңыш биреп, 8000 тоннадан артык сенаж тупланган. Икенче катын да вакытында җыеп алганнар, бәлки әле өченче каты да булыр, диләр. Яңгыр булмаса да, икенче катын алганнан соң басулар яшелләнеп, үләннәр күтәрелеп киткән. Печәнне дә җитәрлеген әзерләп, хуҗалыкта эшләүчеләргә кирәгенчә өләшкәннәр. Терлек азыгын әзерләүдә комбайнчылар Нәзим Гайнанов белән Семен Тарасов тырышып хезмәт куялар. Сенаж, ашлык, салам ташуда, гомумән, нинди эш йөкләнсә, шуны җиренә җиткереп башкаручы шоферлар — Илдус Галимуллин, Мансур Хаҗиев, Ильяс Әхмәдиев, Павел Якупов, Фәнис Зәкиуллин, шулай ук эшләре белән мактаулы механизаторларны да атап үтәсе килә, алар — Рамил Галиев, Илдус Нәбиев, Равил Шәяхмәтов һәм Ринат Ибраһимов. 

«Смәел» хуҗалыгының игеннәре җыеп алынган басуларда салам рулоннары да инде бер җиргә өеп куелган. Җирләр вакытында эшкәртелсен өчен салам пресслаучылар Габделбәр Батыршин белән Рафил Гарифҗанов эшләрен тиз һәм сыйфатлы итеп башкаралар. Саламчылар белән бригадир Рәсим Гайнанов җитәкчелек итә. 

Эшкәртелгән җирләре дә инде байтак. Эшнең комплекслы башкарылуы, һәрбер эшне бер-бер артлы эшләп барулары мактауга лаек. 

— Зябта да әйбәт кенә эшлиләр. Аны инде без июль башыннан ук башлаган идек. Уҗымнарга дигән җирләрне әзерләп куйганга ай ярым тирәсе була инде. Бу эшләрне Илдус Әхмәдиев башкара. Ул «чизель» агрегаты белән эшли. Читтәге 400 гектардан артык җирләрне сукалап бетергәннән соң, Николай Байманов белән Рафил Әхмадуллин хәзер инде мондагы җирләрне эшкәртүгә керештеләр. Алар белән бергә данлыклы механизаторлар нәселеннән булган Рәфыйк Хуҗин да эшли. Мин үзем бөтен басуларны сукалау яклы түгел, тирәнәйтә торган чизельле агрегатлар белән эшләү отышлы дип саныйм. Чөнки аның белән эшкәрткән басулар язын дымны да ныграк тота, басу да тигез кала. Дөрес, яз көне эшкә соңрак керешелә инде, ләкин уңышы да икенче була, — ди Мәсхүт әфәнде.

Карап торышка басуларның чиста булуы да, ягъни чүп үләннәренең булмавына да игътибар итми кала алмадым. «Туман» агрегаты белән Ринат Ибраһимов башкарган икән барлык агулау эшләрен, ә аңа Павел Тарасов ярдәм иткән. Көннәр эссе булганга күрә күбрәк кичке якта һәм төнлә эшләгәннәр. Биредә яшь агроном Раил Тәлгатов җитәкчелек иткән. 

Җирләре аз булгангамы, биредәге мәйданнар һәрберсе кул сузымында кебек һәм инде һәрберсендә нәрсә дә булса эшләнә. Ә инде эшкәртелеп куелган җирләр ял итә, икенче елга кадәр алар да көч туплый, хәзер иң мөһиме көттергән яңгырлар җитәрлек күләмдә явып, туфракны туендырсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Смәел» җәмгыяте игенчеләре