Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Быелгы сезонда сынатмаска иде”

Балтач кырларында да комбайннар гөрелтесе тынмый, һава торышы уңай торганда игенчеләр күбрәк эшләп калырга тырыша.

“Бөрбаш” хуҗалыгында урып-җыю эшләре оешкан төстә һәм тулы куәтенә бара, биредә уракка 4 комбайн төшкән. “КЗС-812” комбайнын иярләүче Нурислам Сабирҗановның инде бу 33нче урагы. Соңгы елларда улы Илназ белән бергә эшли. Эш башыннан алып 4175 центнер ашлык суктырган.

Коллегасы Илшат Нотфуллин да тәҗрибәле комбайнчы. Бик күпләрнең остазы булган механизатор. Быелгы уракта ярдәмчесе Азат Зарипов белән 4024 центнер ашлык суктырып алганнар.

“КЗС-1218” комбайнында эшләүче Камил Идрисов та теш чыкканнан уракта.  Улы Илфат белән 3995,5 центнер ашлык суктырып, ындыр табагына озатырга өлгергәннәр.

“Акросс-550”не иярләүче Алмаз Корбангалиев исә араларында иң яше. Быел аның икенче урагы. Ярдәмчесе Азат Галиев белән бүгенге көнгә 4851 центнер ашлык суктырып алганнар. Алмаз узган ел республиканың  иң яхшы 100 комбайнчысы исеменә чак кына керми калган. “Быелгы сезонда сынатмаска иде”, ди Алмаз.

“Маяк” хуҗалыгы  кырларында да комбайннар гөрелтесе тынмый, һава торышы уңай торганда игенчеләр күбрәк эшләп калырга тырыша. Аяз көннәрдән нәтиҗәле файдаланып, комбайнчылар  көзге культураларны урып бетергәннәр. Пәнҗешәмбе көнне яңгыр яву сәбәпле, эш бераз тоткарланган. Көннәр аяз булса арпа суктыруга керешәчәкләр. Урып-җыю эшләре башланганнан бирле 663 гектардан 19111 центнер ашлык суктырып алганнар.

“Дон-1500” штурвалындагы Рафис Мөхәммәдиев белән Раниф Гайфиев беренче елларын гына эшләсәләр дә, тәҗрибәле механизаторлар. Бүгенге көндә Рафис – 4293, Раниф 4897 центнер ашлык суктырган. Илгиз Зариповның да хезмәте югары бәяләнә. “Озак еллар эшләүче, оста комбайнчыбыз, башкарган хезмәте, үз эшенә җаваплы каравы белән хезмәттәшләре өчен һәрчак үрнәк”, диләр аның хакында җәмгыять белгечләре. Әтиле-уллы Сәмигуллиннарга исә быелгы уракта яңа комбайнда эшләү насыйп булган. “Акросс-550” штурвалы артындагы Реваль һәм Рүзәл урып-җыю башланганнан 5406 центнер ашлык суктырган.

“Сосна” хуҗалыгында озак еллар эшләүче, мактаулы комбайнчылар Расил Зыятдинов (“Акросс”), Рамил Нуриев (“Дон-1500”), Тәлгать Зарипов (“КЗС-812”), Раяз Габдрахманов (“КЗС-7”) экипажлары сафын быел Илдар Әскаров тулыландырган. Моңарчы “ДТ-75” тракторын иярләүче Илдарның бу беренче урагы. Урак башыннан 3645,5 центнер ашлык суктырган. 27нче сезонын эшләүче Расил Зыятдинов лидерлар рәтендә, аның исәбендә – 5028 центнер ашлык булса, Рамил Нуриев – 4283,5, Раяз Габдрахманов 3998 центнер ашлык суктырып, амбарга озаткан.

Сосналылар арыш, бодай, борчак басуларында эшне тәмамлаган, бүгенге көндә комбайнчылар арпа суктыра.

erid: 2Vtzqv1AZW9

“Якты юл” хуҗалыгында да урып-җыюда тәҗрибәле механизаторлар хезмәт куя. Көзге бодай, арыш, борчакны җыеп алганнар, бүгенге көндә 198 гектарлы арпа басуында эш гөрли.

Дистә елдан артык комбайн штурвалы артында булган Илшат Шиһабетдиновка узган ел яңа “Акросс-550” комбайнын биргәннәр. Улы Нуршат мәктәп елларыннан ук әтисе янында. Быел алар 5899,5 центнер ашлык суктырырга өлгергән инде. “КЗС-812” не иярләүче Рифат Бариев коллегалары арасында иң тәҗрибәлесе. Соңгы өч елда ярдәмчесе булып Расил Муллагалиев эшли. Бүгенге көндә алар исәбендә 5062,5 центнер ашлык. Елның-елында алдынгылыкны бирмәгән  Рөстәм Закиров (“Дон-1500”)  быел 25нче тапкыр уракка төшкән. Соңгы ике елын улы Раушан белән эшли. Алар барлыгы 4695,5 центнер ашлык суктырган. “Дон-1500” комбайнында эшләүче Фәрит Хәкимҗанов ярдәмчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов белән 4199,5 центнер ашлык суктырып алган.

“Яңа тормыш” хуҗалыгы  комбайнчылары көзге бодай, арыш урып- җыю эшен төгәлләгән, 106 гектарлы арпа басуында да эшләр тәмамланган.

“Дон-1500” комбайнында эшләүче Нәкыйп Хәйретдинов ярдәмчесе Ришат Фәйзрахманов белән 3713,5 центнер ашлык суктырса, Васил Зарипов экипажы 3839,5 центнер ашлыкны амбарга озаткан. Шунысын да әйтергә кирәк, Васил абый эшли торган комбайн үз категориясендә иң олылардан санала икән.  Әмма тимер атның көен белгән, урактан тыш вакытта тимер-томырга җан өргән механизатор урып-җыю чорында өзеклекләр хасил булуга юл куймый. Кулдашы, аграр юнәлештә белем алучы Илшат Сәләхетдинов белән бик килешеп эшлиләр. Марат Нигъмәтуллинга узган ел исә яңа комбайн бирелгән. Аның исәбендә бүгенге көндә 4557,5 центнер ашлык исәпләнә. “КЗС-812” комбайнын иярләүче Шамил Нигъмәтҗанов та 3882,5 центнер ашлык суктырган. “Нива” штурвалы артындагы Самат Шәрәфиев хакында үзе чәчә, үзе ура диясе генә кала, чөнки “ДТ-75” эшләүче Самат, урак башлануга комбайнга күчә. “Яңа тормыш”ның иң яшь комбайнчысы Булат Мөдәррисов икенче елын үзе комбайн руле артында. Аңарчы ярдәмче булып эшләп, шактый тәҗрибә туплаган егет бүген бертуган энесенә остаз.

Теземнәргә салуда хезмәт куйган Илшат Нәҗипов, Айрат Гариповларның да хезмәте югары бәяләнә хуҗалыкта. Ашлыкларны амбарга ташуда да өзеклекләр юк икән. Илдар Закиров, Айдар Нигъмәтҗанов, Радик Гарипов, Илшат Габделхаков ашлыкны басудан ташыса, Александр Тарасов белән Илфак Хисамов амбар эчендә тырышып хезмәт куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте

erid: 2Vtzqv1AZW9