Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Быелның соңгы вымпеллары

Ике атна рәттән вымпел иясе булганнар бар

Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов чираттагы атна нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган комбайнчыларга 2024 ел урагының соңгы вымпелларын тапшырып узды. Ике атна рәттән вымпел иясе булган «Бөрбаш» җәмгыятеннән «КЗС-812» комбайнында эшләүче Нурислам Сабирҗанов безне салам ташу эшендә каршы алды. – Хезмәтебезне күрә һәм бәяли белгәнегез өчен рәхмәт, – диде алдынгы комбайнчы.

Икенче вымпел иясе Алмаз Корбангалиев шулай ук «Бөрбаш» җәмгыятеннән. «Акрос-550» «кыр корабы»н без килгән көнне ул тракторга алыштырып, басудан кайткан салам рулоннарын өеп тора иде. – Быел да бу бәхет елмайды бит, – диде Алмаз, узган ел ул өч вымпел иясе булган иде. Берничә техниканы иярләсә дә, һәрберсендә уңышлы эшләп килә алдынгы механизатор.

«Яңа тормыш» җәмгыяте комбайнчысы Мансур Мөдәрисов та район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов кулыннан тәүге вымпелын алды. Мөдәрисовлар кырда гаиләләре белән хезмәт куялар. Мансур әфәнде үзе дә, улы Булат та «КЗС-1218» комбайннарында эшлиләр. Ә Фәдил әтисендә ярдәмче булып хезмәт куя. Киләчәктә ул да абыйсы кебек «кыр корабы»н үзе иярли башлар дип ышанабыз. Мансур Мөдәрисовны вымпел алуы белән ихластан котлыйбыз, уллары өчен чын үрнәк гаилә башлыгы ул. Афәрин! / Фотолар: Зәлия Фәйзрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вымпел