Өч «КамАЗ»да өч Марат - «Арбор» хуҗалыгында
Июль аеныӊ үтеп баруын да, терлек азыгын бүген туплап калырга кирәклеген дә аӊлыйбыз, ди «Арбор» хуҗалыгы рәисе Хәмит Баязитов, хуҗалыктагы эшләр барышы турында сорашканда.
Сенаж салу, печән хәзерләү чорында Илсур Хәбибуллин һәм Камил Сабитов тракторда теземнәрне әйләндереп, аларныӊ тиешенчә кибүен тәэмин итәләр. 38 ел хезмәт стажы булган «МТЗ-1221» тракторында эшләүче Илсур бу елда үзенеӊ 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена, яхшы эш күрсәткечләре түгәрәк гомер санына үзе бер бүләк. Тракторы артына пресс агрегаты таккан Айрат Мифтаховка, печәннәрне рулонлап, вакытында кайтару йөкләнгән. Басудан бушаганда, Айрат фермада салам турата. Вакланган саламны терлек азыгыныӊ бүген кертелә торганына да, кышка дип әзерләнгәненә дә тиешенчә кушып бирү мөһимлеген монда яхшы беләләр.
Терлек азыгын сыйфатлы итеп салуда «Т-150» тракторларында эшләүче Игорь Кумаев һәм Юрий Тугашев, «Амкодор» белән оста идарә итүче Мөнир Батталовныӊ өлешләре зур. Күрше Чепья һәм Тагашур авылы егетләре хуҗалыкка «ПМК-5» һәм «Водстрой» җәмгыятләрендә эшләгәннән соӊ урнашалар. Монда хезмәт хакы вакытында түләнә һәм күпме аласыӊны да алдан белеп торасыӊ, шуныӊ өчен тиешенчә, намус белән эшләргә тырышабыз, диләр алар. Азыкны хәзерләү бер, ә терлекләргә әрәм-шәрәм итмичә тиешенчә бирү тагын икенче. Бу очракта терлекчеләр «АКМ-9» агрегаты белән азык әзерләп кертүче Илшат Вәлиуллинны бердәм мактап телгә алалар. Үз хезмәттәшләреннән рәхмәт хисләре ишетү үзе бер горурлык, шуныӊ өчен дә Илшатныӊ эше гөрләп бара.
Удар атналыкта арборлылар югары җитештерүчәнлек белән эшли алганнар. Бүгенге көнгә хуҗалыкта 2700 тонна сенаж салынган, 705 тонна печән әзерләнгән. Шәхси хужалык терлекләре өчен 520 тонна печән бирелгән. Беренче кат чабыласы үләннәр бетүгә, соӊга калмыйк, дип берьеллык кузаклы культураларны егып, базга салырга керешкәннәр. Икенче базны борчактан салып, сыйфатлы һәм кыска вакытта тутырырга дип максат куйганнар. Борчакныӊ чыгышы да яхшы, мәйданы да аз түгел - 400 гектарда игелгән, димәк хуҗалык терлекләренә кышка җитәрлек азык тупланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев