Терлекләрдән мул продукция алу өчен сыйфатлы азык һәм яхшы тәрбия генә җитми әле. Аларны асрау өчен уңайлы һәм якты тораклар кирәк. Районның күпчелек хуҗалыкларында сыерлар СССР заманында төзелгән тәбәнәк, кечкенә таш абзарларда тотыла.
Аларда сыерларны саву, тирес чыгару транспортеры һәм автоэчергечләрдән башка механизация юк. Күп әшләр һаман да җилкәгә күтәреп, көрәк-сәнәк, чиләк ярдәмендә башкарыла. Шуңа күрә мондый абзарларда 150-200 баш терлекне 5-6 терлекче тәрбияли, тупас һәм сусыл азыкларны атларга төяп кертеп тараталар, сәнәк тоткан куллар гына чыдасын. «Татарстан» хуҗалыгындагы мега фермада 5 сыер савучы эшли, 250 сыер бар. Ә шул ук хуҗалыкның Салавыч Сәрдегәне фермасындагы кечкенә абзарларда тотылучы 150 сыерга 9 сыер савучы хезмәт күрсәтә. Саный, исәпли башлаган мәктәп баласы да мондагы аерманы, икътисади файданы тиз чамалап алачак.
«Яңа тормыш»та да терлек асларын чистартуга кадәр техника башкарырлык абзарлар төзеп, терлекченең эшен нык җиңеләйттеләр һәм бер үк вакытта эшче көче җитмәү проблемасы да хәл ителде. Биредә хәзер өч терлекче 600ләп тана үстерә. Ә көрәк-чиләккә исәпләнгән кечкенә абзарларда вакытта дистәгә якын кеше эшләгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырган семинар-киңәшмәләрдә бу яңарышлар бер генә тапкыр күрсәтелмәде. Һәм киләчәккә карап эшли торган хуҗалык җитәкчеләре фермаларда эшләр тулысынча механикалаштырылган заманча тораклар төзи башладылар.
«Смәел» хуҗалыгында төзелә торган терлекчелек комплексы шуның бер мисалы. 1100 баш савым сыерына исәпләнгән ике зур бинадан торган объекның берсенә быел 550 баш сыер кертергә җыеналар. Анда бөтен персонал белән бергә 10 лап кеше эшләячәк диләр. Ә элекке торакларда бу кадәр малны карау өчен 20ләп кеше кирәк булган. «Дуслык» хуҗалыгында да кышка терлекчелек торакларын яхшылап ремонтлап, терлекчеләргә эш өчен һәр төрле уңайлыкларны булдырырга тырышып керәләр. Пор-Көтәш фермасында төзелә торган заманча ике торакны каты суыклар башланганчы файдалануга тапшыруны ният иткәннәр. Аның берсе сыерларны бозаулату бүлеге итеп җиһазлана, икенчесенә таналар ябыла, берьюлы 400-500 башлап тана үстерергә мөмкин булачак.
«Кызыл юл»да Комзавод фермасында 240 башлык тана абзары файдалануга бирелде. Ремонт бригадасы калган фермалардагы торакларны, алардагы утлык-тагаракларны, автоэчергечләрне тәртипкә китерде.
Тимирязев исемендәге хуҗалык терлекчелектә сизелерлек алга бара. Итне, сөтне күбрәк саткан саен мулрак кергән акчаның да тәмен белделәр бугай. Терлекләрне ишлерәк асрау өчен торакларны яңарталар, зурайталар. Пүскәндә 400 башка исәпләнгән таналар абзары төзелеп бетү алдында. Килидә элек дуңгызлар асралган ике өр-яңадан диярлек эшләгәннәр. Аларга сыерлар китерелә. Янәшәдә силос-сенаж салу өчен ике траншея ясаганнар.
Игътибар итсәгез, бетә башлаган авылларда мәктәбе белән беррәттән фермасы да юкка чыга. Мәктәбе булмаса да фермасы булган авыл яши әле. Авылда туып үскән хуҗалык җитәкчесе моны яхшы аңлый һәм кечкенә дип тормый аларда да ферма төзүне дәвам итә.
«Активист» хуҗалыгының Улисьял фермасында мөгезле эре терлекләр өчен зур торак төзелеп бетү алдында. Алда әйтелгән Комзавод, Пор-Көтәш фермалары да моңа бер мисал.
«Кама»ның Әтнә фермасында 400 башка исәпләнгән таналар торагы файдалануга тапшырылачак. 1 ноябрьга терлек кертә башлыйбыз диләр.
Кайда терлекләрдән аз продукция алына, шунда фермаларны яңартуга, терлек тораклары төзүгә һәм ремонтлауга да игътибар аз. Бу, бигрәк тә, ике күрше - «Уңыш» һәм Тукай исемендәге хуҗалыкларга кагыла. «Игенче», «Сорнай», «Сосна» һәм башка кайбер хуҗалык җитәкчеләренә дә терлекчелек торакларын яңарту, анда эшләүчеләрнең хезмәтләрен җиңеләйтү турында уйларга вакыт.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре кышка ферма территорияләрен тирестән һәм башка кирәксез әйберләрдән чистартып, һәр торак янында малларны чыгару өчен кардаларны әзерләп керү дә мөһим бурыч булып тора, ди. Халык та бит: «Чатыры нинди булса, ятыры шундый була» дигән. Безнең очракта «абзары нинди булса, продукциясе дә шундый була» дип аңларга кирәктер.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев