Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Чебеш”ләрне санар чак

Иң элек шунысын әйтергә кирәк: елга йомгак ясау дисәләр дә, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар бу көнне ирешелгәннәр турында бик аз сөйләште.


Газетабызның үткән елгы соңгы санында игенчелек тармагында эшләүчеләр районда беренчеләрдән булып 2018 елга йомгак ясадылар дип хәбәр иткән идек инде. Бу язмабыз әлеге чарада күтәрелгән проблемалар, уңышлар һәм бурычлар турында.

Иң элек шунысын әйтергә кирәк: елга йомгак ясау дисәләр дә, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар бу көнне ирешелгәннәр турында бик аз сөйләште. Юкса, 2018 ел бу тармак өчен чагыштырмача уңай килеп, күрсәтерлек, сөйләрлек уңышлары да бар иде. Аерым хуҗалыкларда шактый югары нәтиҗәләргә ирешсәләр дә, уңай башлангычлар, нәтиҗәләр турында сүз уңаеннан гына әйтеп кителде. Җыелуларының максаты башка иде шул. Сөйләшү бу тармакның нәтиҗәлелеген күтәрүдә резервлар дигән тема астында барды.

– Бик актуаль тема бу, – дип башлады биредә үз чыгышын район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Бер үк табигать шартларында, бер үк район территориясендә хуҗалыклар арасында аермалар бик зур. Шулай ук басулар буйлап йөргәндә үзегез үк күреп торасыз: басу белән басу, культура белән культура арасында да уңыш алуда аерма бар. Уйландыра, сискәндерә, борчый торган әйберләр бу. Күп нәрсә турында, әйтик шул ук игенчелек өлкәсенә булган караш, белем һәм средстволар җитмәү, техникалар төзеклеге, ахыр килеп, кеше факторлары турында сөйләүче фактлар. Югары уңыш алуда боларның барысы да зур роль уйный шул. Бүген ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнә торган заман түгел, әнә, Актаныш районы үз алдына 2019 елга һәр гектардан уртача 50шәр центнер уңыш алырга дигән бурыч куйды. Кара туфраклы зона бит ул, дип кул селтәмәскә, безгә дә, менә шундый конкрет бурычлар алырга өйрәнергә кирәк. Әйтик, еллар уңышлы килсә, безнең якларда да гектардан 40ар центнер уңыш үстерү реаль хәл дип саныйм мин. Моның өчен игенчелектә технологияне тиешле шартка җиткерергә генә кирәк. Шул ук вакытта безгә бөртеклеләр белән бергә азык культураларының кыйммәте турында да онытырга ярамый. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә генә 40 меңнән артык, шәхси хуҗалыкларда тагын 17 меңнән артык мөгезле эре терлеге булган безнең җирлектә бөртеклеләр белән беррәттән азык культураларыннан да мул уңыш алу төп бурыч булып тора. Тагын бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә фән алга бара. Безгә яңалыклардан хәбәрдар булырга, тәвәккәлләүдән курыкмаска, галимнәр белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк. Үз эчебездә генә бикләнеп ятмыйк.

Аннан соң чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгече  Мәсхүт Гарипов һәр юнәлеш буенча бик тә җентекле анализ ясады. Менә шушы анализларда район башлыгы әйткән саннар чуарлыгы да, эшләнеп бетмәгән эшләр, резервлар да, оттырыш-отышлар да аермачык күренде инде. Ашлама туплау, чәчү срокларын үтәү, дым саклау, органика кертү, седераль пар җирләре, перспектив сортлар белән эшләү, күчмә фондлар, яфрактан тукландыру, кулланган ашламаларның дөрес “эшләмәве” (әйтик, күп ашлама кертеп тә уңышы аз булган җирләр бар), шулай ук корткычлардан саклаудагы проблемалар (күп акча тотылып та, дөрес кулланмаганга көтелгән нәтиҗәсе юк), башак формалашкан чакта  эшләп бетермәү, гидравлик тырмалар... кыскасы, бу системада төгәл структура булырга тиеш, диде ул. Югарыда саналып киткән эреле-ваклы менә шушы һәм әле тагын бик күп башка “буын”нарның берсе генә тиешенчә эшләмәсә, өзелсә дә, игенчелек өлкәсендә теләгән нәтиҗәгә ирешеп булмый. – Конкрет саннар, чагыштырулар, анализлардан әнә шулар аңлашылды. Юкса, боларның берсе дә залдагыларга яңалык түгел, бу проблемалар турында да беренче генә сөйләшүләре түгел, әмма бу хакта кабат-кабат сөйләшсәң дә артык булмыйдыр. Чөнки алга куелган максатлар шактый югары. Шул уңайдан тагын шунысы бик мөһим: бу анализларның, бу сөйләшүнең нәтиҗәсе булсын, конкрет чаралар планы эшләнеп, авыл хуҗалыгы идарәсе югарылыгында, бәлки даими контрольдә тоту да артык булмас.

Сөйләшүнең яңа технологияләргә кагылышлы өлеше дә бик күпләрдә кызыксыну уятырлык иде. Башкаладан килгән белгечләр, практикада сынап караучылар (бу уңайдан махсус фильм да тәкъдим ителде, бик күп күргәзмә материал да бар иде) игенчелек өлкәсендә биопрепаратлар куллану, җирнең уңдырышлы өлешен арттыру, керткән ашламалар эшләсен өчен комплекслы чаралар турында сөйләп кенә калмады, район хуҗалыкларына пилот проектта катнашырга да тәкъдим итте. Минераль ашламалардан өлешчә баш тартып, биопрепаратлар, органика, салам түшәү, седераллар комплексы белән эшләгәндә дә күпме экономия булачагын, җирнең гомусы – уңдырышлы өлеше яхшырачагын, шулай ук уңышны күпмегә арттырып булачагын шактый ышандырып, дәлилләп сөйләде алар. Мул уңыш алу белән беррәттән җирнең сыйфаты турында, туфракны саклау турындагы өлешләре  аеруча кызыксыну һәм хуплау уятты.

2019 елда районыбыз әлеге пилот проектта катнашыр дип көтелә. Хәерле һәм нәтиҗәле булсын!

 

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агрономнар семинары