Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ЧЕБЕШЛӘРНЕ САНАР ЧАК ҖИТӘ

Районда терлекчелек өлкәсендә 9 айлык нәтиҗәләрне йомгаклау җыелышы алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин тарафыннан әйтелгән бу сүзләр авыл хуҗалыгы тармагыныӊ еллык нәтиҗәләрен барларга ерак калмаганын искәртеп үтте.

9 айлык нәтиҗәләр гомуми үсешне фаразлап, булган мөмкинлекләрне файдаланып, «итәкләрне җыярга» күпмедер вакыт бирә. «Труд» күмәк хуҗалыгы җирлегендә терлекчелек тармагы белән урында танышканнан соӊ, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм баш икъдисатчылар катнашында узган киӊәшмәдә сүз нәкъ шул хакта барды.

Районныӊ авыл хуҗалыгы тармагында (крестьян-фермер хуҗалыкларыннан башка) агымдагы елныӊ 9 аенда 2 миллиард 544 миллион сумлык тулаем продукция җитештерелгән. Бу 2015 елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда, 102 процент үсеш дигән сүз. Терлекчелек өлкәсендә 1 миллиард 456 миллион сумлык, игенчелек өлкәсендә 1 миллиард 88 миллион сумлык тулаем продукция җитештерелгән. Терлекчелек өлкәсендә җитештерелгән продукция күләме буенча караганда, ул бу чорда «Татарстан» хуҗалыгында 138 миллион 951 меӊ сумлык, «Яӊа тормыш»та 105 миллион 271 меӊ сумлык итеп җитештерелгән. Әмма Тукай исемендәге хуҗалыкта ул 46 миллион 109 меӊ сум, «Борнак»та - 43 миллион 214 меӊ, «Уӊыш» хужалыгында ул бары 19 миллион 696 меӊ сумлык булды. Дүрт хуҗалыкныӊ бу өлкәдәге күрсәткечләре алдагы ел белән чагыштырганда кимрәк булуын ниндидер сәбәпләр белән аӊлатып буладыр, әмма аӊа карап кергән акчаныӊ күләме артмый бит. Сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләренә анализ ясап караганда иӊ элек хуҗалыкларныӊ тигез эшләмәүләре күзгә ташлана. Киӊәшмәне алып барган район башлагы Рамил Нотфуллин тарафыннан бу турыда берничә тапкыр әйтелгән, «бер җирдә, бер шартларда, мөмкинлекләр тигез була торып ничек итеп начар эшләргә була?», дигән соравына җавап табу гына авыр.
«Труд» хуҗалыгы турында язманы газетабызныӊ киләсе санында укырсыз.

2016 елның 1 октябренә җитештерелгән сөт:
Хуҗалыклар исеме

2015 нче елда

(9 айлык савым, т.)

2016 нчы елда

(9 айлык савым, т.)

Чагыштыру, %%
Татарстан
3763
4401
117
Дуслык
3534
3767
107
Кызыл юл
3019
3548
118
Тимирязев исем.
2714
3429
126
Игенче
3101
3128
101
Бөрбаш
2887
2988
103
Яңа тормыш
2550
2720
107
Сорнай
2692
2693
100
Сосна
2384
2633
110
Маяк
2576
2608
101
Смәел
2458
2559
104
Кама
2180
2338
107
Труд
1971
2319
118
Якты юл
2049
2220
108
Алга
2097
2035
97
Активист
1791
1796
100
Тукай исем.
1612
1712
106
Арбор
1412
1552
110
Борнак
1337
1402
105
Уңыш
1006
839
83
Район буенча
47818
51225
107



2016 елның 1 октябренә җитештерелгән ит:

Хуҗалыклар исеме
2015 елда
(9 аенда җитештерелгән ит, т.)
2016 елда
(9 аенда җитештерелгән ит, т.)
Чагыштыру, %%
Татарстан
503
566
113
Яңа тормыш
486
546
112
Труд
450
432
96
Кама
362
329
91
Смәел
255
277
109
Дуслык
249
261
105
Сосна
240
246
103
Игенче
221
240
109
Кызыл юл
205
238
116
Тимирязев исем.
215
232
108
Маяк
226
224
99
Сорнай
199
215
108
Бөрбаш
190
197
104
Якты юл
189
190
101
Активист
166
177
107
Арбор
144
164
114
Борнак
155
153
99
Алга
175
139
79
Тукай исем.
120
125
104
Уңыш
61
38
62
Район буенча
4953
5138
104

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250