Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Cөт сату буенча Татарстанга тиңнәр юк

Республикада соңгы тәүлектә бер сыердан уртача 17,4 кг сөт савып алынган.

9 нчы март күрсәткечләре буенча Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт сату күләме буенча алдынгылар исемлегенә кергән.

«Иң күп сөт сатучылар исемлегенә Татарстан, Краснодар крае, Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү өлкәсе, Удмуртия керә», — дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Авыл хуҗалыгы оешмалары бер тәүлектә 3687,6 тонна сөт саткан. Бу 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк, дип ассызыклады Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Шулай ук 9 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда бер тәүлектә бер сыердан уратча савып алынган сөт күләме  узган елга караганда 1 кг га күбрәк булып, тәүлеклек савым 17,4 кг тәшкил итә.

Тулырак: ТИ

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү