Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чутай фермасына экскурсия ясаган балалар ни ди? (фото)

«Чутай, для меня это Китай», дигән иде бер бала, чыннан да, алга киткән илләрнең авыллары кебек, Чутай да заманадан калышмый, гел алга бара.

Бүген Балтач гимназияснең 4 и сыйныфы укучылары алдынгы «Кызыл юл» җәмгыятенең Чутай авылында урнашкан Мегафермасында экскурсиядә булып, кибет киштәләрендә сатылучы сөт ризыкларының "чишмә башы«н күреп кайтты.

Алдынгы карашлы җәмгыять рәисе Фердинанд Хәйруллин балаларны мул табыннар белән каршы алды.

Кайнар ризык ашап, тәмле коймаклар белән чәй эчкәннән соң, балалар савым каруселенә юнәлде. Торакларга керешли үк аяк киемнәрен дезинфекцияләп, карусельле зур залга үттеләр, ә биредә сөтлебикәләр ипләп кенә карусель әйләнә — сөт тапшыра, эшләрен төгәлләгәч, робот аларны юа, һәм сыерлар үзләре белеп кенә карусельдән чыгып китә. Бу күренеш балаларны кызыксындырды, бигрәк тә робот үзенә җәлеп итте.

Аннан алар директор урынбасары Светлана Грачева ярдәмендә экран аша нәни бозауларны күзәттеләр, Фердинанд Нургаянович алтын, бронза, көмеш медаль алган сыерлары һәм дә әлеге ферманың төзелеше, уңышлары белән уртаклашты, балаларны ферманың ничә миллионнарга төшүе һәм дә биредеге хезмәт хакы кызыксындырды. Зур саннар ишетеп алар аһ итте, без Чутайда гына эшләячәкбез, диделәр.

Сөтүткәргечләр аша килгән «ак нефть» нең ничек эшкәртелүе, сакланышы белән дә таныштырдылар, Фердинант әфәнденең гаиләсенә бүләк итеп бирелгән пониның да хәлен белделәр, аны яраттылар, ялларыннан сыйпадылар. Робот-тракторның компьютер ярдәмендә ничек итеп малларга ризык өләшүен дә карадылар, нәни бозаулар авылына да кереп чыктылар. Бик күңелле, мавыктыргыч очрашу булды бу. Яшь буынның яныннан китми, үзе аңлатып-сөйләп йөрүе өчен җәмгыять рәисенә балалар да, укытучылары да рәхмәтле калды, безгә эшкә килегез дип әйтүе балаларны тагын да канатландырып җибәрде. Автобус шоферы Володя абыйга, сәяхәтне оештыруда ярдәм күрсәткән Гыйләҗевлар гаиләсенә, сәяхәткә барырга рөхсәт биргән гимназия җитәкчелегенә дә зур рәхмәт.

Яшьләр авылда калмый, читкә китә, дибез. Бакча-мәктәп яшеннән үк гел шушындый сәяхәтләр булып торса, балаларны авыл тормышы белән якыннан таныштырсак, итнең, сөтнең, икмәкнең табыннарга каян килүен белсәләр, бу кадәр үк шәһәргә талпынмаслар иде алар. Үзебездә үк тә ялт иткән хезмәт уыннары булдырып, Чутайдагы кебек югары хезмәт хакларына эшләп була ләбаса.

«Чутай, для меня это Китай», дигән иде бер бала, чыннан да, алга киткән илләрнең авыллары кебек, Чутай да заманадан калышмый, гел алга бара. «Кызыл юл» җәмгыяте уңганнарына уңышлы киләчәк телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев