Донбасс шахтасыннан ким түгел
Басуларның уңдырышлылыгын арттыру юнәлешендә туфракка известь кертү мәсьәләсе дәүләт заказы аша алып барыла. «Агрохимсервис» оешмасына елның-елында ачы туфракларны тиешле таләпләргә туры китерү өлкәсендә үзенең таш чыгару карьеры булуы нык ярдәм итә.
1991 елда Арбаш авылы янында урнашкан таш чыгару карьеры «Дорспецстрой» трестыннан алынып, 21,9 гектарлы җир мәйданы белән район агрохимикларына бирелә. Ул заманда начар хәлдәге техника, ташландык биналары гына булган бу участок бүген көн таләпләренә җавап бирүче җитештерү объекты. Чепья җирлегендә урнашкан карьерда алар үзләре 1979 елдан эшне башлыйлар. Бу участок ачы туфракларны ашландыру өчен шушы вакыт эчендә 1 миллион тоннадан артык минераль ашлама җитештерә.
2020 елда берләшмә буенча бу тармак 60 миллион 36 мең сумлык гомуми продукция җитештерә. 151 мең 740 тонна вак таш, 51 мең 600 тонна известь оны кулланучыларга озатыла. Известь онының 28 мең 368 тоннасы Чепья карьерында чыгарылган.
Бу тармакта эшне оештыру зур чыгымнар белән бәйле. 2020 елда гына 30 миллион сумнан артык финанс шушы өлкәне ныгытуга, яңа техника һәм җиһазлар алуга, ремонт үткәрүгә юнәлдерелгән. Таш чыгару карьерына булган таләпләр күмер чыгара торган Донбасс шахталарына ничек, безгә дә шулай куелган, ди «Агрохимсервис» оешмасының җитәкчесе Наил Гыйләҗев. Кагыйдәләрнең үтәлешен берничә күзәтчелек оешмасы тикшереп тора, алар үтәлмәсә, салган шрафларга эшләгән акчаң да җитмәскә мөмкин, ди ул.
Бүгенге көндә Арбаш карьерында (чепьялылар турында аерым язма алдагы саннарда булыр) 15 кеше эшли. 3 шофер, 2 бульдозерчы һәм 4 «таш тегермәне» операторлары ташны чыгарып, дробилкага төяп, аны ваттырып, төрле фракцияләргә бүлеп, кулланучыларга озаталар. Вак ташны Казан, Киров өлкәсе, күрше районнар бик теләп алалар. Юллар төзелешендә кулланылучы вак ташка таләпләр зур, хәзер эшләп чыгара торган вак таш үзенең формасы һәм катылыгы, сыйфаты белән хәтта федераль һәм республика трассаларында эшләүче юл төзүчеләрне дә канәгатьләндерә, ди участок җитәкчесе Рафил Сәгыйтов. Ул югары белемле инженер-механик, 7 елдан артык коллектив белән уртак тел табып эшли. Участокта эшнең барышы өчен җан атучы бригадир Илгиз Дәүләтшин эшеннән җитәкчелек тә, эшчеләр дә канәгать. Обедны үзләренең төп ашханәләреннән ките-рәләр, эшчеләрне ашату, тук булуларын тәэмин итү дә бригадир җаваплылыгында икән. Монда эшләүчеләр шушы тирә авыллардан килеп эшлиләр, һәрберсенең эш стажы ким дигәндә 10-20 ел. Алар өчен эш һәм ял шартлары булдырылган, юыну өчен җылы суы булган душы, тамак ялгар өчен ашханәсе барлык таләпләргә җавап бирә.
Жир байлыгын табу, чыгару, сату гына түгел, җирне файдаланганнан соң яңадан элгәре торышына кайтару мөһим. Бу юнәлештә оешманың эше мактауга лаек. Соңгы елларда 28 гектар җир яңадан чәчү әйләнешенә кертелгән, бер өлешенә урман хуҗалыгы агачлар утырткан. Чыгымнар да миллионнар белән исәпләнелә. Иң кыйммәтлесе шунда – файдаланган мәйданнар ташландык хәлдә ятмый, аларны үз хәленә кайтару буенча көндәлек эш алып барыла.
Балтач «Агрохимсервис» оешмасы эшчәнлегенең район халкы өчен игелекле юнәлеше бар. Сүз – үзара салым акчасына авылларда юллар, күперләр, башка төрле объектлар төзү турында бара. Оешма 2007 елдан күрше районнарда юл төзелеше алып бара һәм 2014 елдан үзара салым программасы эшли башлагач, үзебезнең районда да ел саен 9-12 чакрым юлларны төзекләндерә, күперләр сала. 2020 елда аукцион аша отып, авылларыбыздагы 8,9 километр озынлыгында юлларга вак таш түшәлә. Башкарылган эшнең күләме аз түгел – 11,9 миллион сумлык булган. Бу эш агымдагы елда да дәвам ителәчәк.
Менә шулай, бай тарихы булган Балтач «Агрохимсервис» оешмасының һәр бүлекчәсе көндәлек эш-мәшәкатьләр белән гомуми үсешкә үз өлешен кертә һәм киләчәккә карап, яңалыкка омтыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев