Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Дуңгызсыз калырбызмы?

Нурлат районында дуңгызларда Африка чумасы авыруы таралуга бәйле рәвештә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Дуңгызларда Африка чумасы авыруы таралу куркынычы янау сәбәпле, ТРның аерым территорияләрендә чикләү чаралары (карантин) билгеләү турында"гы Боерыкны имзалады. Африка чумасы буенча хәл район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелек иткән гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында тикшерелде....

18 октябрь көнне Чепья һәм Урта Көшкәт авыл клубларында районыбызга Африка чумасы үтеп кермәсен өчен нинди таләпләрне үтәргә кирәклеге турында халыкка бик тәгаенләп сөйләнде. Шулай ук әлеге темага кагылышлы документаль фильм күрсәтелде.
 Һәркем әлеге хәлне аңларга, ветеринария киңәшләрен үтәргә тиеш. Дуңгызларны һич кенә дә ирекле абзарга чыгармаска, аларны ябык урыннарда тотарга, башка терлекләр белән йөртмәскә кирәк. Әгәр, мәсәлән, урманга гөмбә җыярга барсагыз, шул ук аяк киеме белән дуңгызлар янына чыкмагыз. Чөнки сез урманнан да Африка чумасы инфекциясен алып кайта аласыз. Билгеле булганча, нәкъ менә кабан дуңгызлары әлеге вирусны йөртүче булып тора һәм аның селәгәе аша гына да Африка чумасы сәламәт дуңгызларны да зарарлый ала. Шулай ук дуңгызчылык комплексларында эшләүчеләргә йортларында дуңгыз асрарга рөхсәт ителми. Чөнки шәхси хуҗалыгында зарарланган дуңгыз булса, бу вирус фермадагы дуңгызларга да күчәчәк, - диде районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов.
 Без хуҗалыкларында дуңгыз асраучыларның төп керемнәре шул булып, аның хисабына яшәүләрен аңлыйбыз. Әмма моның бик мөһим мәсьәлә булуын сез дә аңларга тиеш. Районыбыз күләмендә бер генә дуңгызда әлеге авыру барлыгы ачыкланса да, якын тирәдәге барлык хуҗалыкларда дуңгызлар юк ителәчәк. Бүгенге көндә без сездән хуҗалыгыгызда булган дуңгыз башларын киметүне сорыйбыз. Без мәҗбүр итә алмыйбыз, бары сезне кайгыртабыз. Аның урынына мөгезле эре терлек, ат, сарык, кәҗә кебек маллар үрчетә аласыз.
Бу афәт Куба ягында чыкканнан соң, аның җитәкчесе Фидель Кастро ил буенча барлык дуңгызларны бетерергә куша һәм шундый сүзләр җиткерә: «Бер тапкыр еларбыз, ләкин аннан соң тынычлап яшәрбез». Әлеге сүзләрнең хаклыгын һәрбер кеше аңлап, бу мәсьәләгә җитди караса иде. Чөнки Африка чумасы - ул көчле вируслы авыру. Әлеге авыру кеше өчен куркыныч түгел. Инфекциянең таралу чыганагы - авыру дуңгызлар һәм вирусны йөртүчеләр. Авыру сәламәт дуңгызларга вирус йөртүчеләр белән бергә тәрбияләнгән очракта йога. Авыруны тудыручының күчү факторы булып авыру терлекнең бүлендекләре белән пычранган азык, көтүлекләр, транспорт чаралары тора. Авыру яисә үлгән дуңгызлар белән элемтәдә булган кошлар, кыргый җанварлар, кимерүчеләр, бетләр вирусны күчерүчеләр булып торалар.
Авыруның инкубацион чоры организмга кергән вирусның күләменә һәм хайваннарның хәленә бәйле һәм икедән алып алты тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин. Авыру хайваннар күбрәк ятып торалар, аякка көч-хәл белән басалар һәм бик тиз арыйлар, аппетитлары югала, эчәсе килү теләге көчәя, тән температуралары 41,5-42 градуска кадәр күтәрелә. Нерв өзлегүләре күзәтелә (тартышулар, очлыклар параличлану), терлекләрнең корсакларында, колакларында ботларының эчке якларында кан саву күзәтелә. 7-10нчы көндә хайваннар үләләр. Бу авыруның мәкерлелеге шунда, чума йоктырган дуңгызлар кан чыгармау юлы белән үтерелә һәм яндырып юк ителә.
Африка чумасы вирусына аз гына шик булган очракта да хуҗалык җитәкчесе (терлек хуҗасы) ветеринария белгеченә хәбәр итәргә һәм алар килеп җиткәнче авыру терлекләрне аерып шул ук бинага ябарга, терлекләрне суюны һәм сатуны, территориядән азыкларны, башка йөкне чыгаруны туктатырга тиеш.
Дуңгызлар асрауның зоогигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә, азыкны бары тик дуңгыз чирләре булмаган территорияләрдән генә алырга һәм ашатыр алдыннан термик юл белән эшкәртергә кирәк. Ашамлык калдыкларын азыкка өстәгәндә аларны ким дигәндә ике сәгать эшкәртү зарур. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, колбаса, сало калдыкларын дуңгызларга пешермичә ашатырга ярамый. Чөнки вирус физик һәм химик тәэсир итүгә үтә дә каршы торучан, термик эшкәртелмәгән дуңгыз итендә һәм аннан әзерләнгән ашамлыкларда саклана.
Дуңгызларны санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан, ветеринария документларыннан башка сатып алмагыз. Хәзер бигрәк тә дуңгызлардан «котылу» өчен арзан гына бәядән сатучылар күбәйгән, андыйлар тозагына төшә күрмәгез берүк. Яңа алган хайваннарны ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл җирлекләре хакимиятләрендә теркәү зарур. Дуңгызларны ветеринария белгечләре карап торсын, авыруларга каршы вакцинация үткәрелсен.
Бу авырудан саклаучы вакциналар һәм медикаментлар юк. Вирус кергән хуҗалыкта, бөтен дуңгызлар саны үлә.
Бүгенге көндә районыбыз күләмендә 1589 баш дуңгыз бар, дөрес, баш саны аз булган авыл җирлекләрендә аларны бетерү буенча эшләр башкарылган да инде. Бу районыбыз халкының әлеге вирусның никадәр куркыныч булуын аңлауларын тагын бер кат дәлилли. Дөрес, җыелышларда халык дуңгызсыз калабыз мени инде дигән борчуын да җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250