Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Дуслык” җәмгыяте рәисе Рамил Гыйльмуллин: “Ике сумыңны чыгармый, өч сум керми”

Районда хуҗалыклар арасында җитештерү юнәлешендә барлык төп күрсәткечләр буенча «Дуслык» хуҗалыгы күп еллар ныклы икенче урында бара. Агымдагы елныӊ 9 аенда 3767 тонна сөт җитештерелгән, үткән елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда бу 233 тоннага артык. Ит җитештерү дә үсеш белән бара, узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда ул 11 тоннага...

Уӊышлы эшнеӊ сере нәрсәдә икән, шуны ачыклар өчен «Дуслык» хуҗалыгы рәисе Рамил Әнәс улы ГЫЙЛЬМУЛЛИН белән әӊгәмә корып алдык.
- Рамил әфәнде, иӊ беренче сорау. Хуҗалыкныӊ тотрыклы үсеше, гомумән, уӊышныӊ сере нәрсәдә дип саныйсыз?
- Җиӊел сорау түгел, шулай да җавап биреп карыйм. Иӊ беренчесе, ул хуҗалык хезмәтчәннәре белән уртак тел табып эшләүдәдер. Хуҗалык 4 авылны - Түнтәр, Сала Көшкәт, Пор-Көтәш һәм Урта Көшкәтне берләштерә, шуныӊ өчесендә төп халык удмурт милләтеннән. Киләчәге юк, дигән мөһер салынган Сала Көшкәт, Пор-Көтәш авылларында бүген эш урыннары булдыру максатыннан терлек абзарлары яӊартылды. Яӊа биналар терлек өчен генә уӊайлыклар тудыру түгел, ә нәкъ менә анда эшләүчеләрнеӊ хезмәт шартларын яхшырту, кул көчен киметү юнәлешендә эшләнә. Эшләгән кешегә вакытында түләп барырга тырышабыз. Терлекчелекнеӊ төрле тармагында хезмәт хакы төрлечә, мәсәлән, агымдагы елныӊ 9 аенда сыер савучыларныӊ уртача хезмәт хакы 18 308 сум булды, 26720 шәр сум алып эшләгәннәр дә бар. Терлек караучыларныӊ уртача хезмәт хакы 14593 сум, хезмәтенә карап 17120 сум алучылар да бар. Яшь терлекнеӊ сакланышы, үсеше сөтчелек өчен үтә дә әһәмиятле икәнлеген искә алып, анда эшләүчеләрнеӊ уртача хезмәт хакын айга 21130 сум итеп түли алдык. Ел саен үзебезнеӊ хезмәт алдынгыларын билгеләп узабыз, иӊ алдынгыларга акчалата гына түгел, авыл халкы өчен кадерле булган яшь терлекләр бүләк итеп бирәбез. Бу максатларда 50ләп яшь терлек өләшәбез. Ел саен ял йортларына хуҗалыкта эшләүче 10-12 кешегә ташламалы юллама бирелә, шуныӊ 5-6сы терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләргә була.
- Бүгенге көндә күп эш акчага барып терәлә. Сез бу мәсьәләне ничек хәл итәсез?
- 2 сум чыгармыйча, 3 сум акча керми. Соӊгы елларда капиталь төзелешкә зур суммада акчалар тотылды. Без, тотылган финанс чыгымнарыныӊ бер-ике елда гына акланмаганлыгын да аӊлыйбыз, бәлки иске биналарда да хәзергә эшләп булыр иде, ләкин алга карап яшим дисәӊ, яңартмыйча булмый. 2015 елда Пор-Көтәштә 2 абзар салып чыктык, бу 26 миллион 500 меӊ сумга төште. Төзелеш эшләрен бары хуҗалык көченә таянып башкардык. Узган ел шулай ук 3 миллион 700 меӊ сумга Сала Көшкәт фермасында 200 башка исәпләнгән терлек абзарын өр-яӊа итеп җиткердек, 1 миллион 800 меӊ сумга 100 баш терлеккә хисапланган бинаны да шушы авылда фундаменттан башлап төзеп чыга алдык. Бу ике төзелешләрне алып баруда дәүләт программаларына керү уӊай булды. Хәзерге вакытта Сала Көшкәт фермасы бары савым сыерлары өчен дип үзгәртелде. Бу үз чиратында терлекчеләрнеӊ эш шартларын күпкә яхшыртырга мөмкинлек тудырды. Гомумән, узган елда терлек абзарларын төзү өчен 32 миллион сум финанс чыгымнары тотылды. 2016 елда бу юнәлештә эшебезне дәвам итә алдык. Пор-Көтәш фермасында 4 миллион 500 меӊ сум сарыф итеп, бер абзарны үзгәртеп кордык, Сала Көшкәт һәм Түнтәр авылларындагы фермаларда 2 миллион 300 меӊ сумлык капиталь ремонт уздырдык. Терлек азыгы сыйфатлы булсын өчен дисәк, аны саклау турында кайгырту кирәк, быел ике зур азык траншеясын ремонтладык, шуныӊ берсе - дәүләт программасы нигезендә башкарылды.
- Көз башында хуҗалыкка тәҗрибә уртаклашырга килгән җитәкчеләр амбар хуҗалыгына сокланып киттеләр…
- 2016 елда Урта Көшкәттә урнашкан амбар хуҗалыгын ныгыттык, ашлык саклау бинасыныӊ стеналарын кирпечтән өйдек, түбәсен тулысынча калайга алыштырдык, миллион ярым сумлык асфальт салынды, кыскасы, 2 миллион сумнан артык чыгым тотылды. Хәзер анда эшләү өчен, ашлыкныӊ, орлыкныӊ сакланышын тәэмин итәр өчен барлык мөмкинлекләр бар. Ә хуҗалык җитәкчеләре Түнтәр авылындагы амбар хуҗалыгында булганнар иде. Дөрестән дә, анда алдагы елларда колачлы эш башкарылды. 2014 елда ике зур бина салдык, берсе орлык, берсе фураж өчен төзелде. Аларныӊ киӊлеге 18 метр булса, озынлыкка 60шар метр булды. Бер бинаныӊ идәненә асфальт җәелде, берсенә бетон салынды. Бу үз чиратында кул көчен киметү, эш шартларын механикалаштыру өчен уӊайлы булды.
- Шуныӊ кадәр чыгым тотылгач, аның чыганагы булырга тиештер бит.
- Акча бер җирдә дә эшләмичә үзе барлыкка килмидер инде. Хезмәтчәннәребезнеӊ тырыш хезмәте белән 2015 елда хуҗалык казнасына 127 миллион 302 меӊ сум акча керде, шуныӊ 90 проценты, ягъни 114 миллион 33 меӊ сумы терлекчелектән. Бу елныӊ 9 аенда хуҗалыкныӊ 99 миллион 19 меӊ сум кеременеӊ 93 миллион 201 меӊ сумы - 94 проценты шушы тармактан кергән. Димәк, терлекчелек өлкәсенә тоткан чыгымнар, безнеӊ тарафтан бирелгән игътибар, куелган хезмәт үз «җимешләрен» бирә. Һәм киләчәктә дә бу шулай булыр дигән ышаныч зур.
- Әӊгәмәгез өчен рәхмәт! Уӊышлар сезгә!
Әңгәмәдәш - Вакыйф ЗӘКИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250