«Дуслык» әзер, ә сез...
Язгы кыр эшләрен тиешенчә башкару яңа уңышка ныклы нигез салу дигән сүз.
– 40 елга якын авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, язгы кыр эшләренә әзерлекнең мондый авыр шартларда барганын мин хәтерләмим, – дип белдерде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
«Дуслык» хуҗалыгы елның-елында кыр эшләренә зур әзерлек белән килә. Һәр төрле техника, тагу җайланмалары төзеклегенә зур игътибар бирелә. Язгы кыр эшләренә әзерлек чоры алдыннан үткәрелгән зур киңәшмәнең бу хуҗалыкта үтүе моны ачык раслый.
Язгы чәчүне вакытында һәм оптималь срокларда үткәрү техниканың әзер булуына турыдан-туры бәйле, дип ассызыклады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча баш белгече Ришат Нуриев. Һәр йөз гектарга туры килгән тракторларның егәрлеген чагыштырганда, район бу күрсәткеч буенча республикада дүртенче урында тора. Районда тракторларның егәрлеге һәр гектарга – 228, ә республикада 185 ат көче туры килә. Хуҗалыклар тарафыннан машина-трактор паркы ел саен тулыландырыла, 2022 елда 5 трактор, шуның икесе югары егәрлекле, 2 ашлык суктыру, 2 азык әзерләү комбайннары, 9 чәчү агрегаты, 2 культиватор һәм 1 чәчү комплексы, барлыгы 97 миллион сумлык техника сатып алынган. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 535 трактор, 13 заманча чәчү комплексы, 68 чәчү агрегаты, 109 культиватор, зәб сукалавыннан соң тырмалау өчен 92 агрегат, тырмалаганнан соң җирне тыгызлау өчен махсус 73 агрегат тупланган.
Аларның һәрберсе тиешенчә ремонтланып, әзерлек сызыгына бастырылган.
Иң күп – 43әр трактор «Дуслык» һәм «Татарстан» хуҗалыкларында. «Сосна»да – 38, «Игенче»дә – 34, «Сорнай» һәм «Бөрбаш»та – 32, «Кызыл юл»да 31 трактор бар, аларның һәрберсе төзек. Бары «Якты юл», «Уңыш» һәм Тукай исемендәге хуҗалыкларда гына тракторларның тулы төзеклеген әлегә тәэмин итә алмаганнар. Бу хуҗалыкларда булган 4 данә «Т-150К» һәм бер «К-744» тракторларының вакытында ремонтлануы таләп ителә. Язгы чәчүдә 335 трактор катнашыр, дип көтелә, ә 124 трактор терлекләргә көндәлек азык ташу һәм башка эшләргә тартылган.
Үсемлекләрне беренче тукландыру культураларның тиешенчә, ныклап үсеп китүенә һәм киләсе уңышның күләменә турыдан-туры тәэсир ясый, дип билгеләп узды бу кинәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агрономия буенча баш белгече Ирек Галимов. Язгы чорда районда 8960 гектар күпьеллык үлән басуларын, 8803 гектар көзге культураларны тукландыру таләп ителә. Хуҗалыкларда 29 агрегат бар, бу эшләрне тулысынча башкарып чыгу өчен 9-10 көн вакыт кирәк булачак. Ашлама кертү, тукландыру вакытлары сузылырга мөмкин хуҗалыкларның баш агрономнарына ашлама керү агрегатларының җитештерүчән эшләвенә даими күзәтчелек итүе сорала. Соңгы елларда «Татарстан», «Кызыл юл» хуҗалыклары бу максатлар өчен «Туман-3» агрегатлары алдылар, калган хуҗалыкларга «Туман-2», «Амазон» һәм башка төрле ашлама кертү җайланмаларын тиешенчә файдалануга ирешү кирәк.
Язгы кыр эшләре чорында 39830 гектар мәйданда зәб җирләрен әзерләү, бигрәк тә дым саклау кебек беренчел агротехник чараларны җир җитешү барышында кичекмәстән башкару сорала. Кайбер хуҗалыкларда, әле җир өлгермәгән, дигән сылтау белән бу эшкә салкын карыйлар, нәтиҗәдә чәчү өчен иң кулай вакытны кулдан ычкындаралар.
Амбар хуҗалыкларында да чәчү вакытын көтеп, эш тукталып торырга тиеш түгел, дип чыгыш ясады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин. Барлык орлыкларга җылы һава өрдереп, аларны «уяту» кирәк. Яңадан чистарту мәсьәләсенә игътибарлы булу сорала: көздән яхшылап әзерләгән бер дигән орлыкларны яңадан өрдергәннән соң, аның 3-4 проценты зәгыйфь орлык, тузан, чүп булып чыга.
Районда 9600 гектар мәйданда кукуруз утыртылачак, аның 2035 гектары орлыкка алыныр, дип фаразлана. Күп хуҗалыклар кукуруз орлыгын туплау өстендә даими эшлиләр, акчалары күчеп, орлыклар кайта башлады.
Язгы кыр эшләрен ашламалар кулланмый башкарып булмый. Районда һәр гектар чәчү мәйданына тәэсир итү көченә күчереп исәпләгәндә кимендә 70 центнер ашлама кертелергә тиеш. Кызганыч, кайбер хуҗалыклар төрле сәбәпләр табып, ашлама туплауны һаман да сузалар.
Дәвамы бар.
Вакыйф Зәкиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев