«Дуслык»ның терлекчелек тармагы үсештә
Элек авылда яшәүче һәр гаилә мал-туар асрады. Сыер тотарга хәле җитмәгән өлкәнрәкләрнең кәҗәсе була иде. Кичке якта урам тутырып кайткан маллар көтүе авылга ямь өстәде. Димәк, совет заманында да терлекчелек авылны яшәтеп, эшле һәм ашлы иткән. Хәзер шәхси хуҗалыкларда маллар азайды. Әмма шунысы куанычлы, төрле кыенлыкларга да карамастан, ферма терлекләренең кимүенә юл куелмады, продукция җитештерү дә арта бара, моңарчы күрелмәгән үрләр яулана. Районыбызның «Дуслык» җәмгыятендә дә терлекчелек тармагы гел үсештә бара.
Ә ул үсешне саклар өчен яңача фермалар салына, терлек азыгына да игътибар зурдан, техникаларны яңарту да алгы планда тора, хуҗалыкта хезмәт куючыларның хезмәте дә югары бәяләнә. Җәмгыять җитәкчесе Николай Колоколов белән хуҗалыкның ел башында алынган максат-бурычлары, инде бүгенге көндә аларга нәтиҗә ясау, киләсе елга булган планнар турында сөйләшеп уздык.
— Николай Григорьевич, хуҗалыгыгызда төрледән-төрле төзелешләр алып барылып тора. Сүзне шулардан башлап җибәрик әле?
— Узган ел безгә Тукай исемендәге җәмгыятьне беркеттеләр, шул сәбәпле, без быел планлаштырган кадәр төзелешләрне башкарып чыга алмадык. Урта Көшкәт авылында бозаулар өчен ике ферма төзергә теләгән идек, нагрузка зур булганлык белән берсен генә төзи алдык — ул 160 башка исәпләнгән.
Узган ел Түнтәр авылында ашханә төзи башлаган идек. Анда 150 кеше сыйдыра торган банкетлар залы булачак. Декабрьнең 28ендә корпоратив үткәреп, ашханәне рәсми төстә эшләтеп җибәрәчәкбез. Никахлар, юбилейлар һәм башка чаралар да үткәрү өчен яхшы булыр дип уйлыйбыз.
Киләсе елга тагын бозаулар өчен ике ферма төзергә планлаштырабыз. Түнтәрдә үгезләр өчен абзар төзергә кирәк. Дөрес, бүгенге көндә ул бар, ләкин заман таләпләренә туры килми.
— 2024 елга алынган максат-бурычларга инде бүгенге көндә нәтиҗәләр ясап буламы?
— Әйе, нәтиҗәләр ясап карасак, терлекчелек тармагының һәрбер юнәлеше үсештә бара. Терлек азыгын ике еллык запас белән туп-ладык. Игеннәрдән дә үзебезгә, хуҗалыгыбызда хезмәт куючыларга җитәрлек уңыш туплый алдык. Шулай ук салам белән печән дә җитәрлек булды. Бу атнада хуҗалыгыбызда хезмәт куючыларга сенаж бирә башладык.
Терлекчелек тармагын тагын да киңәйтү өчен читтән маллар кайтартыла, соңгы арада гына да Кировтан генетиканы яңарту өчен таналар алып кайттык. Малларны арттыргач, терлек азыгы әзерләргә җирләрне дә арттырырга телибез, шуңа да читтән арендаларга планлаштырабыз.
Шунысы сөендерә, быел сөт бәяләре югары тора. Ягулыкның бәясе белән сөт бәясе бер төрлерәк. Ә инде алдагы елларда 1 литр солярка алыр өчен 3 литр сөт сатарга кирәк иде.
— Николай Григорьевич, машина-трактор паркын гел яңартып торасыз. Соңгы арада алынган транспорт чаралары турында әйтеп китегезче?
— Соңгы арада фермаларга ашау кертә торган агрегатларны яңарттык. Хәзер инде планда «РСМ» тракторы алу һәм киләсе елга аңа чәчү комплексы да алырга планлаштырабыз. Кадрлар мәсьәләсе кискен торган чорда эшлибез, шуңа да берничә техника эшен башкарырдай зур егәрлекле техникалар алу ягын карыйбыз. Элек бездә басу эшкәртүдә җиде «ДТ» һәм тәгәрмәчле дүрт трактор эшли иде, бүгенге көндә бу эшне ике трактор белән ике сменада башкарып киләбез. Техникалар ватылмыйча гына эшләп торса, бик җайлы да, рәхәт тә инде, ләкин соңгы арада запчастьлар белән проблема бар, аларның дефицит булуы турында сүз бармый, сыйфатлары начар.
— Кадрлар мәсьәләсе хуҗалыкта кискен проблема булып тормыймы?
— Кадрлар белән кытлык юк. Терлекчелектә эшләүчеләрнең уртача яшен алып карасак, пенсия алды яшенә җитеп килүчеләр күбрәк. Ә механизатор-шоферларның уртача яше 40 тирәсендә. Дөрес, эшкә киләм дип торучы яшьләр юк инде хәзер. Ләкин үз эшен яратып башкаручылар коллективыбызда аз түгел. Баш мал табибы булып эшләгән белгечебез махсус хәрбия операциягә киткәч, аның урынына моңарчы ясалма орлык-ландыручы булып эшләгән Анна Федотованы куйдык. Ул мал табибына да, ясалма орлыкландыруга да укыган кеше түгел. Ләкин үз эшен күңелен биреп башкара торган, хезмәт нәтиҗәсе күрсәтә торган белгеч. Укымаган булса да, район, республикакүләм ярышларда катнашып, беренче урынга лаек булды. Әлегә ул ике эшне дә бергә алып бара.
Хуҗалыкның фермалары хакында сөйләшүебезне 35 ел баш зоотехник булып эшләүче Геннадий Петров белән дәвам иттек.
— «Дуслык» җәмгыятенә дүрт авыл кергән һәм һәрбер авыл саен фермалар бар, — дип башлап җибәрде сүзен баш белгеч. Түнтәр фермасында савым сыерлары, симертелә торган үгезләр, 100әр баштан ике бозаулар абзары бар. Шулай ук бу атнада Кировтан алып кайтылган таналар да шушындагы фермага урнаштырылды һәм алар әлегә анда карантинда торалар. Биредә илледән артык атларыбыз да бар әле, без аларны сатар өчен үстерәбез һәм шуны ассызыклап узасым килә, кечкенә вакытта сатмыйбыз, ә ике яшьләре тулып киткәннән соң гына сатабыз. Әлеге фермалар белән Илшат Фәйзрахманов мөдирлек итә, ул шулай ук мал табибы вазыйфасын да башкара. Сала Көшкәттә савым сыерлары һәм 100әр башка исәпләнгән ике таналар фермасы бар. Урта Көшкәт авылында биш ферма бар һәм алар һәркайсы бозауларныкы. Әлеге ике авыл фермаларында мөдир булып Виктор Михайлов эшли. Пор-Көтәш авылында 1000 баш савым сыерына исәпләнгән мегаферма бар, аерым бер ферма родильный булып тора. Биредә баш саны күп булганлыктан, ферма мөдирләре икәү — Людмила Трофимова һәм Нина Терентьева.
Тана һәм сыерларны каплатуда «Селекс» программасы буенча эшлибез. Бу юнәлештә зоо-техник-селекционер Гөлгенә Йосыпова, мал табибы Дамир Шәймөхәммәтов, осеменатор Александр Иванов, Анна Федотова тырышып хезмәт куялар.
Әлеге фермаларга терлек азыгы Пор-Көтәш авылында урнашкан бердәм азык үзәгеннән алына. Махсус программа аша һәртөр терлек өчен үзенә тиешле азык әзерләнеп, АКМнар белән фермаларга таратыла. Терлекләр өчен әзерләнгән барлык төр азыклар Пор-Көтәш фермасы территориясендә тора, комбикорма амбарда ясала.
— Геннадий Васильевич, сезнең һәрбер авылда да фермалар бар, ә бит авыллардагы фермаларны бетереп, бер авылга гына туплаган хуҗалыклар да күбәеп бара. Фермаларны саклап калу авылларның киләчәген уйлап эшләнәме?
— Әйе, бу нәкъ тә шулай. Без Сала Көшкәттәге яки Түнтәрдәге ферманы яба алыр идек, ләкин бит алар ябылса, авылдагы кешегә эш бетә дигән сүз. Шуңа да һәрбер авылның фермасын саклап калып, аларга заманча сулыш өрергә дә тырышабыз әле.
— Терлекчелектә гел үсештә генә тормыйсың инде, кайчак күрсәткечләр төшеп тә китә. Ләкин без инде һәр ел 5-6 %ка югары күтәрелергә тырышып эшлибез, — ди Геннадий Васильевич. — Терлекчелектә үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаручылар булмаса, мондый нәтиҗәләргә ирешеп эшли алмас идек, мин һәрбер хезмәткәргә рәхмәтемне ирештереп, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләп үтәсем килә.
Терлекчелектә күрсәткечләр никадәр югары булса, саклану чараларын да шуның кадәр ныг-рак күрергә кирәклеген аңлап эшлиләр биредә. Йогышлы авырулардан саклану юнәлешендәге чаралар Пор-Көтәш авылындагы ферма территориясендә инде эшләнсә, икенче елга Сала Көшкәт һәм Иске Көшкәт авылларында да эшләнер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев