“Дуслык”та тырыш хезмәткә – олы хөрмәт
Көне-төне эштә булгач, өйдәгесе өчен борчыласы юк, печән, саламны өйгә кадәр китереп бирәләр
“Дуслык” хуҗалыгының районда алдынгылар рәтендә баруының сере – тырыш хезмәткәрләрендә һәм юмарт җитәкчедә булуында төшенер өчен бирегә килеп, кешеләр белән әзрәк аралашып, күзәтү дә җитте.
Хуҗалыкның ике авылда машина-трактор паркы урнашкан, аларда тулаем алганда 44 трактор, 6 бөртекләр суга торган “кыр корабы”, 3 азык җыя торган комбайн, 2 “Магдон”нары, 17 йөк машинасы һәм башкалар бар. Быел “Класс” маркалы комбайн, “Туман-2” сиптергече, печән агрегатлары, “Фиат-агро” чәчү комплексы алынган.
Без бирегә килгән көнне паркта техника саны сирәк иде, чөнки бар да хезмәттә. Кемдер салам ташый, кемдер җир эшкәртүдә, кемдер кукурузда. Эшләре көйләнгән, өзеклекләр тудырмыйча хезмәт куялар.
“Келтер-келтер сикереп йөрүдә”
“Дуслык”та мине шул аптырашта калдырды – күпчелек хуҗалыклар “ДТ-75” тракторы белән эшләүне минимумга кайтарып калдырганда, биредә ул төп техникалар рәтендә йөри. Һәм һәрберсендә диярлек өлкән буын механизаторлары эшли. “Гомер буе чылбырлыда хезмәт куйдым, әле дә рәхәтләнеп эшлим, бер ияләнгәч, келтер-келтер сикереп йөрүдә”, дип елмая лаеклы ялда булып та, яраткан эшеннән әле дә тәм табып хезмәт куючы Геннадий Ефремов. “17-18 яшьлек чагымнан “Алтай” тракторында эшли башладым, 1973 елдан 1976 елга кадәр Армия сафларында хезмәт иттем. Аннан яңадан чылбырлыларга утырдым”, ди яшьләргә үрнәк механизатор. Бүгенге көндә ул җир эшкәртүдә хезмәт куя, ә аннан тыш яңадан икенче бер бульдозерлы тракторы бар. Аның белән ферма, гараж территорияләрендә эттерү, чистарту эшләрен башкара, нәрсә кушсалар да үти, хуҗалыкның ышанычлы кешесе дип мактадылар үзен.
Әлеге басуда яңадан ике механизатор белән аралашу насыйп булды, икесе дә шулай ук чылбырлы техниканы иярләүчеләр. Иван Туктаров тумышы белән Иске Көшкәт авылыннан, хезмәт юлын 1982 елда башлап җибәргән. “Элек бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшли идек, хәзер язын иртәнге 6дан эшкә керешәбез, эшләр әзрәк җиңеләйгәч 7дән эшли башлыйбыз. Үзебез көне-төне эштә булгач, өйдәгесе тора дип тә борчыласы юк, печән, саламны өйгә кадәр китереп, кирәк икән өеп тә бирәләр”, дип хуҗалык эшчеләре өчен мөмкинлекләрнең күп булуын ассызыклап үтте Иван ага.
Барысы да мактауга лаек
Әлеге хуҗалыкта һәрбер техниканың бөтен нечкәлекләрен белүче ул, әлбәттә, инженер. Хезмәт стажының 20 елын баш инженер булып эшләүче Рамил Гарифуллин белән паркка күзәтү ясагач, техникалар күпләп җыелган кукуруз басуына юнәлдек. Быел “Дуслык”лылар барлыгы 559 гектар җирдә кукуруз үстергәннәр, аның 464 гектар мәйдандагысы силоска, ә калганын суктырып алырга планлаштыралар. Биредә өч азык җыю комбайны эшли. Кукуруз арасыннан күмелеп йөрүләре генә дә уңышның әйбәт булуын раслый. Моны “Кукурузга уңышлы ел булды”, дип хуҗалык рәисе Николай Колоколов та ассызыклап үтте.
Кырдагылар белән танышып, аларның хезмәт юлларын барлаганда бер әйбергә игътибар иттем. Биредәге яшь буын механизаторларының һәркайсы диярлек эш күнекмәләрен “Нива” комбайныннан башлап җибәргән. “Ягуар” комбайнын иярләүче Олег Яковлев та шулар рәтеннән. Әтисе Павел лаеклы ялга киткәнче, “Нива”да аның ярдәмчесе булып эшли. Ә аннан соң үзе шул “кыр корабы”н иярли. Бүгенгесе көндә көчле техниканы эшләтә ул, аның сезоны беткәч тә тик тормый, “ДТ-75”тә яз көне зәб тырмасында булса, көзен сукалауда хезмәт куя. Комбайннар төягән техниканың тулуын күрүгә, алмашка икенчесе килеп баса, менә шулай итеп өзеклек тудырмыйча, ләкин шул ук вакытта җилдән җитез эшләүче шофер һәм тракторчылар белән дә аралашып ала алдык. Түнтәр егете Азат Вафин “МТЗ-1221”дә дә, алда телгә алынган “Туман”да хезмәт куя. Моңарчы иген кырларында “кыр корабы”нда “йөзгән” ул. Хуҗалыкта эшли башлаганына да 10 ел вакыт узган, тик яшь механизатор үкенми. “Яхшы хезмәт хакы алыр өчен кайда да стаж кирәк бит, шуңа да читкә китү турында уйламадым да. “Дуслык”та хезмәт хакы вакытында һәм тиешенчә түләнә, аннан тыш печәне, саламы, ашлыгы бирелә. Кышын әле шифаханәгә бушлай юллама белән дә бүләклиләр үзебезне”, дип эшеннән сөенүен белдерде.
“Полесье” комбайнында эшләүче Виталий Игнатьевны да, Сала Көшкәт фермасында сыер савучы тормыш иптәше Екатеринаны да биредә бик мактадылар. Виталий шулай ук ел әйләнәсе тик тора белмәүче механизаторлар рәтеннән икән. Әлегә “Полесье”сы белән кукурузны силоска салуда тырышып хезмәт куйса, аннан соң “МТЗ” тракторы белән әзер силосны малларга кертүдә эшләячәк. Гаиләләре белән хуҗалыкта калып, авыл хезмәтеннән курыкмыйча, киресенчә аннан ямь табып яшәүче яшьләрне күп диделәр биредә. Хезмәтләренә карата хөрмәт күргәндә, мул хезмәт хакы өстенә кызыксындыру чаралары да булганда, сөенеп эшләрлек шул.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев