Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эх, бәрәӊге, бәрәӊге…

Элек-электән бәрәӊгенеӊ әһәмияте, кыйммәте һәм бәһәсе дөрестән дә югары булды. Ул бәрәӊге кая куелгандыр, әмма авылларда һәр шәхси хуҗалыкта кимендә 20-30 сутый бәрәӊге утыртыла иде.

Дөресен әйткәндә бүген чәчәк, люцерна, күпьеллык үләннәр үскән җирләрне әби-бабайларны кайтарып күрсәтсәӊ, күпме җирне әрәм итәләр бит, дип офтанырлар иде. Инде бистәнеӊ кайбер бакчаларында чүп үлән үсә, аны эшкәртүнеӊ файдасын күрмиләр бугай. Берничә ел элек кибеттә ерак Мисырдан кайткан бәрәӊгене кибетләрдән сатып алып ашадык бит. Бүгенге көндә Казан шәһәре базарларында әллә кайдан, Чувашиядән килгән бәрәӊгене безнеӊ район бренды белән - «Балтач бәрәӊгесе», дип сатып яталар. «Балтачыбыз гомер-гомергә бәрәӊгесе белән данланды, утыртылган бәрәӊге гомүми мәйданы 2800-2900 гектарга җиткән еллар күп булды һәм аныӊ кереме сизелерлек иде», ди күп еллар районыбызныӊ авыл хуҗалыгыныӊ игенчелек тармагына җитәкчелек иткән, авыл хужалыгы идарәсе башлыгы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Нургаян Садыйков. Ә 2016 елда район буенча 299 гектар җирдә бәрәге утыртылды, бүгенге көнгә шуныӊ бары 70 гектары гына алынган. «Сорнай» «Сосна» хужалыклары әлегә бу эшкә керешмәгәннәр. Казып алынган бәрәӊгенеӊ дә уӊышы төрлечә, «Татарстан» хуҗалыгында җәй буе сугару нәтиҗәсендә һәр гектардан уртача уӊыш 222 центнер, ә «Игенче»дә ул һәр гектардан бары 57 центнер гына тәшкил итә.
Фото: intertatgazeta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250