Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ел елны кабатламый

Авыл хуҗалыгы тармагында чын мәгънәсендә, кызу урак өсте - терлек азыгы әзерләү эше бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кояшлы көннәр торудан булдыра алганча күбрәк файдаланып калырга тырышалар.

Мәсәлән, кичә - 12 июль көнне көн дәвамында һава торышы аяз булды. Район буенча хуҗалыкларда барлыгы бер көндә 1000 гектарга якын күпьеллык үләннәр чабылды.
Ел елны кабатламый, быелгы җәйдә явым-төшемнәрнең күп булуы, тиешле срокларга сыешырга мөмкинлек бирмәде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган елда бу чорга күпьеллык үләннәрнең беренчел каты чабылып бетеп, берьеллык үләннәрне алуга керешкәннәр иде. Былтыр район буенча барлыгы 16 300 тонна печән, 66 909 тонна сенаж әзерләнгән булган.
Бүген, ягъни 13 июль көненә барлыгы 14 124 гектар мәйданда күпьеллык печәннәр чабылган. Шуның 2 039 гектардагысы печәнгә, ә 10 850 гектары сенажга әзерләнгән. Шул ук вакытта 3 746 гектар мәйданда чабылган килеш теземнәргә салынган үләннәр ята. Шуларны тиз һарада хәл итәргә һәм 20 июльгә күпьеллык үләннәрнең беренчел катын чабып бетерергә кирәк! - дип белдерә идарәнең баш агрономы Мәсхүт Гарипов.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250