Елны төгәлләгәндә...
Мул сөт алыр өчен барлык мөмкинлекләр бар кебек, әмма күп җирдә нәсел эше белән җитәрлек шөгыльләнмәү чабудан тартып тора.
Район хуҗалыкларында терлекчелек тармагына һәрдаим нәтиҗә ясалып барыла. Бу аңлашыла да, бүгенге көндә терлекчелек, бигрәк тә сөт җитештерү хуҗалыклар кассасына мул акча кертүнең төп юнәлеше.
Еллар дәвамында бу тармакны үстерү буенча күрелгән чаралар бүгенге көндә үзенең нәтиҗәләрен бирә. Кем алга карап, яңача фикерләп, терлекләрне тәрбияләүдә алдынгы технология чылбырын булдырып, аны җиренә җиткереп үти, терлекләрнең нәселен яхшыртуда даими эшли — шул ота. Сөт савуда бүгенге көндә лидер булып «Татарстан» күмәк хуҗалыгы тора. Төзелгән мегаферманы мөмкинлекләрен тулысы белән файдалану, терлек азыгы әзерләү цехының эшчәнлеген фәнни яктан нигезләп, нечкәлекләрен җиренә җиткереп оештыру — болар бар да мул сөт савуның бер середер.
Алдагы ел белән чагыштырган, монда көн саен 7024 килограмм сөт артык саталар. Тәүлеккә җитештерә торган сөт күләме дә аз түгел — 48 тоннага якын. Шулай «Активист», «Кама», «Сосна» һәм «Якты юл» хуҗалыкларында алдагы елның шушы вакыты белән чагыштырганда 3207-2126 килограмм сөт артык сатыла. Ниһаять, еллар буе чигенеш ясап килгән Тукай исемендәге хуҗалык төптән күтәрелә башлады. Дөрес, көндәлек җитештерү хәзергә 8,8 тонна гына, әмма алдагы ел белән чагыштырганда, бу 4855 киограммга артык.
Хуҗалык җитәкчеләре белән уздырылган атналык киңәшмәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекчелек тармагының төп күрсәткечләре уңай булса да, аларның хуҗалыклар буенча төрле булуы, урыннарда еллар буе кабатланып килә торган кимчелекләрнең дәвам итүе районыбызның хуҗалык җитәкчеләрен, белгечләрен бизәми, дип ассызыклап узды.
Мул сөт алыр өчен барлык мөмкинлекләр бар кебек, әмма күп җирдә нәсел эше белән җитәрлек шөгыльләнмәү чабудан тартып тора.
Район башлыгы бу очракта урыннарда ясалма орлыкландыру техникларның эшенә нык игътибар кирәклеген билгеләп узды. Аларның хезмәте үзенчәлекле, аны бар кеше дә башкарып чыга алмый, шулай булгач, аларга түләү дә тиешенчә булырга, аларны кызыксындыру соңгы нәтиҗәдә, акчалата күренергә тиеш, диде Рамил Нотфуллин.
Күмәк хуҗалыкларда савылган сөт күләме
Хуҗалык исеме | Савылган сөт (кило-грамм-нарда) | Сатылган сөт (килограммнарда) | |
Барлыгы | 2023 ел белән чагыштырганда + - | ||
Татарстан | 47978 | 46130 | 7024 |
Кызыл юл | 31404 | 28860 | -3121 |
Сосна | 26156 | 25006 | 3621 |
Кама | 22267 | 21503 | 3261 |
Дуслык | 22051 | 21083 | -330 |
Тимирязев исем. | 21182 | 19895 | 685 |
Игенче | 20250 | 19610 | 375 |
Яңа тормыш | 18376 | 17676 | 1406 |
Маяк | 18100 | 17350 | - 2000 |
Бөрбаш | 17629 | 17109 | 722 |
Активист | 17794 | 16637 | 3207 |
Труд | 16150 | 15605 | -460 |
Смәел | 15550 | 14800 | -1150 |
Сорнай | 14789 | 13812 | -743 |
Борнак | 13549 | 12918 | 1085 |
Якты юл | 12240 | 11562 | 2126 |
Арбор | 11670 | 11485 | 1250 |
Алга | 11534 | 10806 | -1483 |
Тукай исем. | 9327 | 8845 | 4666 |
Уңыш | 5005 | 4855 | 650 |
Барлыгы | 374371 | 356857 | 20491 |
Саннар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 11 декабрьдә алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев