Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшчән бәхетен эшендә күрер (фото)

«Сорнай»лылар 6 апрельдән дым каплатуга керешкәннәр

Басу-кырларда эшләр гөрли башлады. Дым каплату, тамырдан тукландыру кебек эшләр инде бөтен көченә бара. Бу атнаның дүшәмбесендә без «Сорнай» җәмгыятендә булып, язгы кыр эшләренең торышы белән танышып кайттык. Басулар кардан арынса да, көтелгән яңгырлар булмау сәбәпле, әле табигатьнең генә яшелләнеп, ямьләнеп китүе күренми. Хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов искәртеп киткәнчә, әле апрель ае гына икәнен дә онытмаска кирәк.

Татарстанның Атказанган агрономы, бөтен күңеле белән җиргә тугры булган, үз эшенең чын остасы Фәрит Муллахмәт улы белән узган елгы уңыш, быелга үзалларына куелган максат-бурычлар турында сөйләштек. Шулай да иң беренче сүз бүгенге эшләрдән башланды.

– 6 апрель көнне зяб тырмасына, ягъни дым каплатуга чыктык. Башка елларны алып карасак, бу эшкә 17-18ләре чыга идек. Яз никадәр иртә килсә, шуның кадәр сузыла ул гадәттә. 15 градус эсселе көннәр берничә генә булды да, төнгә суыта башлады. Кардан басулар бик тиз арынып, өлгергәннәрендә эшләрне башлап җибәрдек. Алай да эшкә сәгать уннарда гына керешәбез, чөнки төнлә суык булу сәбәпле, җир катырган була, эшкәрткән җир кәсәнкеле булып кала. Ел елга ошап килми, бу хуҗалыкта эшли башлаганнан соң 37нче язым инде бу минем, ләкин аларның берсе дә бер-берсенә ошамаган, якын килгәннәре бар, ләкин һәрберсе үзенчәлекле, – дип әңгәмәбезгә кереште баш агроном. – 6 апрель көнне «МТЗ-1221»не иярләүче тракторчыларыбыз Юрий Бегеев белән Илдар Габдрахманов ике агрегат белән дым каплатырга чыктылар. Көн саен алар 40-50 гектар җир эшкәртеп баралар. Бүгенге көндә инде алар эшләгән мәйданнар 250 һәм 280 гектарны тәшкил итә. Аларга шушы көннәрдә Әнис Гыйләҗев та кушылды.

Без басуга килгәндә һәрбер механизаторның тырышып эшләп йөргән чаклары иде, алай да әзрәк аралашып, баш агроном Фәрит Мөхәммәтҗанов белән эшләү тәртипләрен сөйләшеп тә алырга вакыт таптылар.

– 1983 елдан бирле эшлим инде мин хуҗалыкта, – ди Юрий Бегеев. Әтисе дә механизатор булган, комбайнда ярдәмче булып эшләгән чорларын да искә алып үтте тракторчы. Үзе эшләгән иң беренче техникасы – «Т-40» булган. Аннан «МТЗ-80»гә, соңрак «МТЗ-1221»гә күчеп эшли башлаган. Әз сөйләргә, күп эшләргә яратучы Юрий аганы хуҗалыгыбызның тырыш механизаторы, дип тә мактап үтте Фәрит Муллахмәтович. Нинди генә эшне дә җиренә җиткереп башкаручы Юрий Бегеев быел алдынгылар җыенында да катнашып, хезмәтенә югары бәя алган.

Илдар абый Габдрахманов эшли торган басуга юл тоттык. – Авыл хуҗалыгында җиңел генә тоелган хезмәтләр дә нинди нәтиҗә бирә, – дип баш агроном игътибарымны тырмаланган һәм тырмаланмаган җирләргә юнәлтте. Дөрестән дә, кәсәнкеле җирләр тырмадан соң тип-тигез калып бара иде. Илдар Габдрахмановның хуҗалыкта эшли башлавына 35 елдан артып киткән.

– Колхозга кергәч «Т-150»та эшли башладым, аннан «МТЗ-1221»гә күчтем. Язгы чәчүдән башлап, көзге басу эшләре тәмамланганчы шушында инде без, – ди әңгәмәдәшем. Өч дистә елга ике техниканы иярләү механизаторның хезмәтен бәяләргә зур мөмкинлек бирә. Техниканы саклап тота белүе, үз эшенә бөтен күңелен биреп эшләвен дә күрсәтә. Ә бу күнекмәләрне ул әтисеннән алган. – Әти дә тракторда хезмәт куйды минем, дөрес, ул урман тракторында эшләде. Аның белән бергә йөргән чакларым әле дә истә, – ди Илдар абый.

Басуларда йөргән арада Фәрит абый башкарылган эшләрне сөйләвен дәвам итте.

– Барлыгы 8 тырма агрегаты бар безнең, ләкин әлегә бөтенесен дә чыгарып булмый, чөнки әзер мәйданнар аз. Иң беренче чиратта көньяк авышлыкта булган җирләр өлгерә. Инде эшлибез дисәк тә, әле тулысынча эшләнеп беткән басулар аз, кайсының 15, кайсының 20 гектары эшләнгән килеш. Уҗымнар да уяна башлады, ләкин, төнлә булган суыклар аларның үсешен тоткарлап тора. Аларны тукландыруга да керештек инде. Уҗымнар үскән басулар инде җитешсә дә, юлларыннан үтеп барырлык булмау сәбәпле, кайбер мәйданнар шулай ук калып тора әле.

Юлларга килгәндә, биредә аларны язгы кыр эшләренә кадәр кырдырганнар. Юллар тип-тигез, дөрес, су җыелып торган урыннар бар һәм алардан әлегә чынлап та йөрерлек түгел. Ләкин юлларны алдан ук әзерләп, тәртипләп куюлары сокландыра торган гамәл. Төрле хуҗалыкларда булырга туры килә, кайбер юллардан йөргәндә монда эшләүчеләр нихәл чыдый икән, дигән уйлар да килә кайчак.

9 апрель көнне күпь-еллык үләннәрне тукландыруга бер чәчкеч чыккан, без хуҗалыкка килгән көнне инде икенчесе дә эшкә керешкән иде. Бу эшне «МТЗ-82»дә эшләүче Иван Кузьмин белән «ДТ-75»не иярләүче Леонид Мамыков башкара. Бүгенге көнгә барлыгы 870 гектарда дым каплатылган һәм 360 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр тукландырылган.

Иван белән дә аралашып алдык. Эштән туктатканга уены-чыны белән бергә ачуланып та алды ул. Аңлап та була, кыштан соң һәрбер механизатор басу-кырларга эшлим дигән максат белән очынып чыга. – Хуҗалыкта тугыз ел эшлим, – дип башлады сүзен Иван. – Кечкенә чагымнан техника арасында кайнашырга ярата идем мин, СПТУда техник-механик белгечлеге буенча укыдым, анда белем алган чорда ук «СК-5» комбайнында ярдәмче булып эшләдем. Аннан үзем дә «кыр корабы» иярләдем. Хуҗалыктан китеп, читтә эшләгән вакытым да булды. Хәзер инде менә тракторда эшлим – язгы кыр эшләрендә катнашам, аннан печән чапкычка эш башлана, соңрак печән, салам пресслау эшенә керешәм.

Механизаторны озаклап эшеннән туктатып тормадык, Курмала тау башындагы басуны тәмамлап, башкасына күчәргә, көннәр мөмкинлек биргәндә, җирдә дым бар вакытта тизрәк эшләп калырга дигән максат белән ашыга иде ул.

Биредә күпьеллык үләннәр 1200 гектарда, уҗымнар – 443. Барлыгы 2285 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылачак. – Уҗымнарны бик әйбәт чыктылар дип әйтеп булмый, чөнки алар көздән үк начар калдылар. Көзге чәчүдән соң айлар буе яңгырлар яумады, аннан суыклар китте, уҗымнарның кайсы тишелеп кенә калды, кайсы өч яфрак чыгарырга өлгерде. Уҗымлы мәйданнарның бөтенесе дә бозарлык түгел, ләкин бер-ике басуны өстәп чәчәргә туры киләчәк, – ди агроном.

Узган елгы уңыш хакында да сөйләшеп алдык.

– 2022 елның уңышына килгәндә, бөртеклеләр 1970 гектар мәйданда игелеп, алардан уртача 40,8 центнер уңыш алдык. Бөтен җыелган уңыш күләме – 80350 центнер. Кукуруздан да бик күп уңыш алдык, күпьеллык үләннәрдән дә. Шуңа күрә сенаж белән силос безнең якынча ике еллык запас белән тупланды. Базлар тулы булгач, берьеллык үләннәрне бүтән елны 500 гектар чәчсәк, быел 200 чәчәргә планлаштырабыз. Кукурузны да 100 гектарга киметтек. Шул сәбәпле, бөртекле культуралар мәйданы артты. Кукурузның узган ел 70 гектарын орлыкка да ала алдык, быел да бөртеккә дип 100 гектар чәчәчәкбез. Шуңа дигән симәнә кайтты, ул иртәрәк өлгерә торган сорт. Узган ел 100 гектарга судан берьеллык үләне чәчкән идек, сенажга алдык без аны, үзе бер базлык булды ул, уңышы бик әйбәт иде, ләкин быел азык запасы күп булгач, чәчмәскә булдык. Терлек азыгына килгән вакытта 7400 центнер план алган булганбыз, 9379 центнер әзерләгәнбез.

Бер генә уңышка да техника һәм кадрларсыз ирешеп булмый. «Сорнай»лыларда техниканы яңарту акрын темплар белән булса да, ләкин бара. Узган ел тагылмалы агрегатларын яңартканнар, быел да бер культиватор алганнар, тагын берне – кукурузның рәт арасына кереп тукландыра торганны алырга җыеналар. Кадрларга килгәндә дә механизаторларның олыгаеп баруларын искәртәләр. Элек егетләр әти яки абыйларына ияреп техника арасына кереп китсә, хәзер яшьләрнең кызыксынулары башка шул. Ничек кенә булмасын, үз туган җиренә тугры механизаторы да, шоферы да табылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре