Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшләмәскә меӊ сәбәп (+фоторепортаж)

Узган атнада районыбыз җитәкчеләренеӊ «Арбор» күмәк хуҗалыгыныӊ эшчәнлеге белән танышуы сөтчелек фермасында башланып китте.

Соӊгы елларда даими ремонтлар үткәрелгән, материаль-техник базаны ныгыту үзен уӊай яккка нык сиздергән, терлекчелек биналары һәм ферманыӊ башка корылмаларына тел-теш тидерерлек түгел. Киӊәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин һәрбер кешене игътибарлы булырга чакырды, «хуҗалыкларда булганда һәм ныклап кызыксынганда һәр җирдә яӊалыкларны, үзеӊә дә файдаланып була торган алымнарны алырга була», диде ул. «Арбор» үз җаена, мөмкинлекләрен барлап яши торган хуҗалык. Хуҗалык җитәкчесе Хәмит Баязитов та, «без үз алдыбызга бурычка батмыйча, кредитлар алмыйча эшләү максатын куйдык», ди. Менә без караган 8 миллион сумга якын төшкән 250 башка исәпләнгән таналар торагы шундый төзелешләрнеӊ берсе. Элекеге торакларда моныӊ кадәр хайванга кимендә 3 кеше хезмәт күрсәтергә тиешле булса, бу бинадагы эшләрне хәзер бер терлекче башкарып чыга. Димәк, арборлылар эшче көчләр кимү факторын да искә алалар. Машина-трактор паркына ремонт ясаганда да уӊайлыклар турында онытмаганнар. Барлык трактор һәм машина җылы ураннарда тора, бинаны да җылыту әмәлен уйлап тапканнар, киптерелгән, пресланган пычкы чүбе калдыклары белән эшләү дөрестән дә икътисади яктан отышлы булып тоелды. Ремонт вакытында зур иләмсез ишекләрне алыштырып өскә җыелып, ачыла торганын куйганнар, бу да җылы саклау өчен уӊайлы. Тракторчылар һәм шоферлар өчен эштән соӊ юынып алу мөмкинлеген булдыру да хезмәт шартларын яхшырту юнәлешендә зур адым булып тора. Димәк, бу өлкәдә үрнәк ала торган эшләр байтак монда.

Киӊәшмәнеӊ икенче өлеше Арбор авылы мәдәният йортында узды. Чыгыш ясаган район авыл хужалыгы идарәсе белгечләре таблицаларда киӊ яктыртып, терлекчелек өлкәсендә башкарлыган эшкә анализ ясадылар.

Алар чыгышын тыӊлаганда, дөрестән дә бу юнәлештә эшләр ал да, гөл кебек. Әмма төптәнрәк карый башласак, гомуми күрсәткечләр артында хәйран кимчелекләр яшәп килгәне күренә. Хәер, болар бу җыелышта гына ачылган фактлар түгел, аларны булдырмау буенча әйтелә торган сүзләр җыелыштан-жыелышка кабатлана. Нәкъ менә шушы кабатлану, хуҗалык җитәкчеләренеӊ, белгечләренеӊ хәлне уӊай якка төзәтергә тырышмаулары район башлыгы Рамил Нотфуллинныӊ алар тарафына кискен сүзләр әйтүенә сәбәпче булды. «Жыелабыз да сөйләшәбез, эшлибез, дип ышандырасыз, бераздан нәкъ шул хәл кабатлана. Эшләмәскә меӊ сәбәп табасыз, үзегезне бик акыллы итеп хис итәсез бугай. Җитештерелә торган продукция, керә торган акчагыз безгә кирәк сыман тоела башлады», диде ул. Сүз, ел башыннан көн тәртибенә куелып, һәр хуҗалыкта «раздой» группалары туплап, фәнни нигездә ашатып, өч тапкыр савымны оештырып, җитештерелә торган сөт күләмен кискен арттыру турында бара. Районда 20 хуҗалыкныӊ бары 8ендә генә бу тормышка ашырылган, саннарны чагыштырып карасак, монда сәбәп эзләмичә эшләргә генә кирәк, диде район башлыгы сүзен куәтләп, район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.
Ноябрь ае саннарын карасак, «раздой» группасында малкайлар «Татарстан»да, «Кызыл юл»да тәүлеккә уртача 25әр килограмм сөт биреп баралар. «Дуслык» хуҗалыгында шушындый группага тупланган малкайлар гомуми савым сыерлары саныныӊ 30 процентын тәшкил итә, ә савылган барлык сөтнеӊ 42 процентын аларныкы. «Смәел» күмәк хуҗалыгында «раздой» группасы барлык савым сыерларыныӊ 29 процентын тәшкил итә, ә биргән сөтләре гомуми күләмнеӊ 43 процентыннан узып китә. Эшне оештыруныӊ шундый саллы нәтиҗәсе булгач, тагын нинди дәлил кирәк инде дип, сүзен тәмамлады ул. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Маяк», «Яӊа тормыш», «Сосна», «Якты юл», «Кама», «Активист», «Игенче», Тукай исемендәге, «Труд», «Арбор», «Борнак», «Уӊыш» хуҗалыклары 2017 елны терлекчелектә эшне «раздой» группалары белән башларга тиеш, дигән үзенеӊ карарын игълан итте. Ел тәмамланырга ике атнадан артык вакыт бар, карарны үтәргә мөмкинлекне кулдан җибәрмәскә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250