Эшләр комплекслы алып барыла
«Кызыл юл»да үз хезмәт нәтиҗәләренә битараф булмаган җир уллары эшли
«Кызыл юл»га кайчан гына килсәң дә биредә һәрчак ниндидер яңалык көтеп тора. Бүгенге көндә 500 баш мөгезле эре терлеккә яңа ферма төзү эшләре башланып киткән. Быелга чыккач кына да 75 миллионлык яңа техникалар алганнар һәм «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенә кушылганнар.
«Кызыл юл» хуҗалыгы кырларында кызу эш чоры бара. Тракторлар артыннан күтәрелеп калган тузанны гына күрергә өлгерәсең. Һәркем вакытны кайгыртып эшли, тизрәк язгы чәчүне тиешле вакытта төгәлләргә тели. – Җир авырданрак җитеште, чөнки туң акрын китте. Уҗымнар әле яңа яшелләнә башлады. Инде кышны начар чыкканнар ахры, бозып чәчәсе булырмы дип йөри идек, берничә көн эчендә күтәрелеп киттеләр тагын. Алай да 150 гектардагы көзге бодай шикләндерә әле, анысын яңадан чәчәсе булмагае. 1208 гектарлы данлыклы Акман басуларыбыз әлегә дымлы, шулай да берничә көн эчендә (әлеге сөйләшү 6 май көнне булды – З.Ф.) анда да чәчү эшләре башланачак, – диде «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин.
«Кызыл юл»да язгы чәчеләсе мәйданнар 2337 гектарны тәшкил итә. Шуның 500 гектары рапска, 700 гектары кукурузга исәпләнгән. Калган җирләргә арпа, бодай, солы, арыш, күпьеллык үләннәр һәм горчица чәчәчәкләр. Горчица биредә сидерат өчен генә түгел, ә орлыкка алырга да чәчелә.
Кукуруз үстерү юнәлешендә «Кызыл юл» хуҗалыгы берничә ел дәвамында «Пионер» фирмасы белән уңышлы эшләп килә. Уртак хезмәтнең нәтиҗәсе – узган ел район буенча иң зур уңышка ирешү булды. Хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин әлеге фирма эшеннән бик канәгать. Быел да җир эшкәртүдән алып бөтен этапларны «Пионер»лылар үзләре контрольдә тота һәм инде бүгеннән үк көзлектә буласы регионара семинарга әзерлек бара. Чәчелгән 700 гектар кукурузның 450сен силоска, 250сен орлыкка алырга исәплиләр. Узган ел көзлектә районыбызның берничә хуҗалыгында кукуруз игү буенча семинар булган иде. Шунда Фердинанд Нургаянович кукуруз чәчүдә җибәргән хаталары хакында сөйләп, икенче елга бу кимчелекләрне булдырмау өстендә бүгеннән эшне башларга кирәк, диде. Сүзендә торган хуҗа, кукуруз өчен махсус ике «МТЗ-82» тракторы һәм «Гаспардо» чәчкече алганнар. Әлеге техникаларда Ильяс Камалиев белән Ранил Җамалиев эшли. Гомуми алганда, ел башыннан хуҗалык 75 миллион сумлык яңа техникалар алган, «Класс Аксион» тракторы белән «Амазон» чәчкече дә әнә шундыйлардан. Яңа техниканы Әмир Гарифуллинга ышанып тапшырганнар. – Алдынгы механизатор, тырыш егет ул, – дип мактыйлар аны хуҗалыкта. Эшеннән бүленеп, безнең белән аралашырга вакыт тапкан арада Әмир абыйдан хезмәт юлы хакында сорамый кала алмадым.
– Әтием Рәфыйк комбайнчы иде минем, «Сибиряк»та эшләде. Техникага мәхәббәтне дә ул уятты, анда ярдәмче булып эшләп, тәҗрибә тупладым. Аннан армия сафларына киттем, хезмәт итеп кайткач, «Т-150» тракторында хезмәт куйдым, урып-җыю чорында «Нива» комбайнында да эшләдем. Аннан соң «К-744» тракторы белән идарә иттем һәм менә бүгенге көндә яңа техниканы чәчү эшләрендә сыныйбыз, – диде ике дистә елдан артык туган хуҗалыгында тырышып хезмәт куючы Әмир абый.
Кукуруз чәчүдә эшләүче Ранил Җамалиев та берничә техниканы иярләүче мактаулы тракторчы. Язын-көзен «МТЗ»ысында, ә җәен «Магдон»да эшли. Менә быел да тырмага чыгарга да, күлтиләү эшләрендә катнашырга да өлгергән. Хәзер инде җаваплы эш – чәчүдә. Аннан соң «Магдон» өчен кызу урак өсте башланыр көннәр дә җитәчәк.
Рапс үстерүгә дә игътибар зур хуҗалыкта. Биредә аның «Хантер» сортына өстенлек бирәләр, чөнки мае күп чыга, диләр. Узган ел 400 гектар җирдә игелеп, уртача уңышы 24,5 центнер булган. Быел 500 гектарда үстерергә планлаштыралар. Рапстан хуҗалык беренче чиратта терлекләргә жмых чыгара һәм бишенче елын эшләп килүче мини заводларында май җитештерә. Аны «Нәфис-Косметикс»ка саталар, шулай ук Волгоград, Екатеринбург шәһәрләреннән дә килеп алганнар.
Биредә яңалыклардан куркып тормыйлар. Күрәләр, өйрәнәләр, үзләрендә булдыралар һәм файда китерерлек итеп эшне оештыралар. Орлыкларны агулау эше дә шундый принцип белән эшләнгән. – Ике амбарга да «ПС-10», «ПС-15» агулау машиналары алып кайтып куелды. Башта симәнәне КЗС аша бер кат чыгарып, уятабыз, аннан соң агулау машиналарына кертәбез, – дип аңлатып узды 36 елдан артык игенчелек өлкәсендә эшләгән данлыклы Мәсхүт абый Гарипов. Шушы эшләр өчен генә дә бер миллион сумнан артыкка химик һәм биологик препаратлар алынган. Аларны орлык вакытта да, уҗымнарда яфрак барлыкка килгәч тә кулланып була.
Киләчәк уңыш өчен тырышучы уңган механизаторлар аз түгел «Кызыл юл»да. «Т-150» тракторларында эшләүче Илсур Галимуллин, Илдар Зыятдинов, Эдуард Александров «Полярис» культиваторы белән күлтиләү эшендә булсалар, «МТЗ-1221» тракторларында хезмәт куючы яшьләр Фирзәр Сафиуллин белән Рүзәл Әсхадуллин зяб һәм уҗым тырмасын тәмамлап, бүгенге көндә басуларны «БДТ» агрегаты белән эшкәртәләр. Зур агрегатлар керә алмый торган 20-30 гектарлы җирләрне икеле чәчкеч белән «МТЗ-82» тракторында эшләүче Фаяз Нәкыйпов чәчә. Шушы ук маркалы тракторда эшләүче Фәнил Гарифҗанов белән Ильяс Камалиев чәчү алды тырмасын башкарганнар.
«К-744» тракторы белән 156 гектарлы мәйданга язгы бодай чәчүче Фәнис Абдуллинны чын җир кешесе ул, дип мактады Фердинанд Нургаянович. «Безнең яшь вакытта ник булмады икән ул мондый шәп тракторлар», дип заманча техникада эшләргә бермә-бер җайлырак булуын ассызыклады тәҗрибәле тракторчы. Озак еллардан бирле эшләүче, тырышлыгы, үз эшен һәм техниканы биш бармагыдай белүче, иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешкән тагын бер алдынгы механизатор – ул Җәүдәт Баһавиев. «Теш чыкканнан бирле тракторда мин», дип бер җөмләгә сыйдырды ул үзе белән таныштыруны. Биредә күбесе шундыйлар, эшләгән эшләре күп, тик аны кычкырып сөйләп йөрүне түгел, ә нәтиҗәле хезмәт күрсәтүне өстен куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев