Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшләгән эшнең нәтиҗәсе бар (фото)

Хуҗалыкта1298 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрдән инде 5766 тонна сенаж салынган, 120 гектар мәйдан печәнгә алынган, 238 тонна печән хуҗалыкларга таратылган.

«Сосна» җәмгыяте соңгы елларда тотрыклы үсеш күрсәтеп, район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү предприятияләре арасында алдынгылар сафында.

Хуҗалыкның терлекчелек тармагының үсешенә сөенерлек. Бу барыннан да элек заманча мегаферма биналарын төзү, ныклы терлек азыгы базасын булдыру нәтиҗәсе, дип бәяләргә кирәк. 

Хуҗалык җитәкчесе Фирдәүс Ситдиков фикеренчә, төп табыш китерүче терлекчелек, бигрәк тә сөтчелек тармагы аерым игътибар сорый. Аның ныклы нигезе инде булдырылган, хәзер технологияне саклап, сыйфатлы терлек азыгын туплау иң беренче максат. Терлек азыгын җитештерү, печән, сенаж, силос әзерләү оптималь срокларда һәм сыйфатлы булырга тиешлеген механизатор һәм белгечләр яхшы беләләр. Бик тә кирәк яңгырларның хуҗалык басуларында бик көтергән кунак булуы гына хезмәтчәннәрнең күңелен борчый, әмма шөкер итеп, булганын югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, диләр монда.

Хуҗалыкта1298 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрдән инде 5766 тонна сенаж салынган, 120 гектар мәйдан печәнгә алынган, 238 тонна печән хуҗалыкларга таратылган. Алда 422 гектар берьеллык һәм катнаш терлек азыгына чәчелгән мәйданнарны җыеп алу һәм сенажга салу бурычы тора.

Хуҗалыкта тәжрибәле тракторчы-комбайнчылар, шоферлар куелган максатларны яхшы аңлыйлар, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Районда терлек азыгы әзерләүнең икенче атнасына йомгак ясаганда, алар алдынгылар сафында булуы моны тагын бер кат исбатлый.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин азык әзерләү чорында икенче атна нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгы механизаторлар — беренче класслы комбайннар («Полесье») арасында беренче урынны алган «Сосна» хуҗалыгыннан Рәис Хәбибрахмановны, өченче урын яулан Искәндәр Муллагалиевны акчалата премия белән бүләкләп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев